Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ижевскида яшәүче эшмәкәр хатынны металл бау белән буып үтергәннәр

Автомойка директорын үтерүдә шикләнеп ирен кулга алганнар.

news_top_970_100
Ижевскида яшәүче эшмәкәр хатынны металл бау белән буып үтергәннәр
https://pixabay.com

Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең Завьялов районара тикшерү бүлекчәсе 32 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшерә. Ижевск шәһәрендә яшәүче бу кеше хатынын үтергән дип шикләнәләр. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

3 августта кичке дүртләр тирәсендә Ижевск пластмассалар заводы янында хатын-кыз мәете табыла. Аны заводта эшләүче ир-ат күреп ала. Хатынның мәетендә көч кулланып үтерү эзләре була. Мәет янында «Мерседес» машинасы да тора. Тикшерүчеләр оператив эшләп, җинаятьтә шикләнелүче кеше шәхесен дә ачыклыйлар. Ул мәрхүмә хатынның 32 яшьлек ире булып чыга.

Тикшерү версиясе буенча, 3 августта 32 яшьлек хатын автомойкага килә. Ул шушы оешманың директоры булып тора. Хатын үзенең машинасын юдырырга җыена. Бу вакытта аның ире дә биредә булып чыга. Ир белән хатын талаша башлыйлар. Ир хатынга металл предмет белән берничә тапкыр суга һәм металл трос белән буып үтерә. Аннары ир хатынының мәетен автомобильгә салып кырга алып чыга. Биредә ул хатынга кемдер һөҗүм иткән һәм талаган кебек итеп оештырып калдыра. Үзе качып китә.

Ир-атны тоткарлаганнар, аны сак астына алганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100