Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Һиндстанда фаҗига: Аэропортка төшкәндә самолет җимерелгән

Пилотлар кабинасы, самолетның борыны бөтенләй ватылган, үлүчеләр һәм имгәнүчеләр күп.

news_top_970_100
Һиндстанда фаҗига: Аэропортка төшкәндә самолет җимерелгән

Бүген Һиндстанда Air India Express компаниясе самолеты Керала штатындагы Кожикоде аэропортына төшеп утырганда һәлакәткә очраган. Лайнер полоса кырыена чыгып киткән һәм өлешләргә җимерелеп беткән. Пилот һәлак булган, пассажирларның күбесе имгәнгән. Бу турыда илнең элеккеге туризм һәм мәдәният министры Альфонс Каннантанам Твиттерда язып куйган. РИА Новости шул хакта хәбәр итте.

Экс-министр сүзләренчә, судноның алгы өлеше ярылган, барлык пассажирларны да эвакуацияләгәннәр. 

«Бәхеткә, самолетка ут капмаган», — дип ачыклык керткән Каннантанам.

NDTV 30 кешене хастаханәгә озатуларын хәбәр итте. 

Якынча белешмә буенча, Boeing 737 самолеты Дубайдан кайтып килә. Бортта кешеләр саны 170 тән 194 кә кадәр булырга мөмкин.

Урынга ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары килеп җиткән.

Пилотлар кабинасы һәм самолетның алгы өлеше бөтенләй җимерелгән, очып китү полосасына самолет кисәкләре таралган. Кераланың баш министры Пинарайи Виджаян полициягә, янгын сүндерүчеләргә, түрәләргә «авиаһәлакәттән соң коткару һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен ашыгыч рәвештә чаралар күрергә» кушкан.  

Һиндстанның Эчке эшләр министры Амит Шах бәла-казалар вакытында эшли торган Илкүләм көчләргә «тиз арада урынга барып, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә» кушкан.

Соңрак ачыкланганча, 14 кеше һәлак булган, 120ләп кеше имгәнгән. Бу турыда ANI агентлыгы полициягә сылтама белән хәбәр иткән.

Һиндстанның авиация министрлыгы хәбәр иткәнчә, Дубайдан кайтып килә торган самолетта 174 пассажир, шул исәптән 10 бала, ике пилот, биш экипаж әгъзасы булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100