Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшәүче ир-ат паркта авырлы хатыннарга һөҗүм иткән

Ир-ат арттан килеп хатынга типкән мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган.

news_top_970_100
Түбән Камада яшәүче ир-ат паркта авырлы хатыннарга һөҗүм иткән
https://ntr-24.ru

Түбән Кама шәһәре урамнарында авырлы хатын-кызларга, балалар белән баручы әниләргә һөҗүм итеп йөргән ир-атны тотканнар. «СемьЯ» паркында аның бер хатынга типкәнен видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

Куркып калган хатын качып котылмакчы була, җинаятьче аңа тагын һөҗүм итә, аяклары белән тибә.

Тагын бер корбан — 25 яшьлек авырлы хатын. Ул иртән эшкә барышлый парк аша уза. Шул чакта көтмәгәндә генә аңа адекват булмаган ир-ат һөҗүм итә, кыйный башлый. Хатынга узып баручы бер ир-ат ярдәм итә.

Тик җинаятьче барыбер тукталып калмый. Ул кешеләр күпләп йөри торган урында узып баручы хатыннарга тибә. Корбаннарның берсе парк сакчысына мөрәҗәгать итә. Аны тоткарлап, полициягә тапшыралар.

Җинаятьче моңа кадәр дә хөкем ителгән булып чыга. Ул — Түбән Камада яшәүче 34 яшьлек ир-ат. Үз гамәлләрен ул хатын-кызларны яратмавы белән аңлата. Хәзер бу кешегә закон буенча җавап тотарга кирәк. Әле алдагы хөкем срогы да бетмәү сәбәпле, аны төрмәгә озатулары ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100