Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб авырлы хатынның ярасында пыяла кыйпылчыклары калдырган

Урамнан баручы хатын һәм аның баласы өстенә тәрәзә рамы ишелеп төшкән.

news_top_970_100
Табиб авырлы хатынның ярасында пыяла кыйпылчыклары калдырган
https://pixabay.com

Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Татьяна исемле хатын ике яшьлек кызы белән урамнан барганда алар өстенә тәрәзә рамы килеп төшә. Шулай итеп бу хатын да, аның баласы да имгәнә. Өстәвенә, ул йөкле дә була. Травмпунктта табиб исә хатынның кулындагы ярада булган пыялаларны җыеп алып бетерми. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Рентген сурәтенә карагач, кулда калган пыяла кыйпылчыклары шактый зур булуы аңлашыла. Имгәнгән хатын табибны гаепли.

Ул 25 майда травмпункта мөрәҗәгать итә. Бу көнне шәһәрдә давыл була. 33 яшьлек хатын баласын әбиләренә илтә бара. Ул кызы белән автомобильдән чыккан вакытта тугыз катлы йорттан тәрәзә рамы ишелеп төшә. Пыяла кыйпылчыклары хатынны да, аның баласын да имгәтә.

«Балага гомуми наркоз белән бер сәгать чамасы операция ясадылар. Минем киселгән һәм бәрелгән урыннарым бар. Рам машина өстенә төште, әле ярый. Безгә кыйпылчыклары гына тиде», — ди Татьяна.

Травмпунктта рентген ясамаганнар, кулда пыяла кыйпылчыклары бармы икәнен карамаганнар. Табиб авырлы хатынга рентген ясарга ярамавын әйткән. Икенче көнне Татьянаның кулы шешкән.

«Кулым төн буе авыртты. Икенче көнне башка табиб бәйләүне чишкәч, шундук рентгенга җибәрде, анда кыйпылчыклар булуы ачыкланды», — ди хатын.

Татьяна авырлы килеш бер тәүлек буена тәнендә пычрак пыяла ватыклары белән йөри. Бу бит төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин, дип сукрана ул.

Хәзер аның кулыннан дүрт кыйпылчыкны алганнар, кулдагы яраны кабат теккәннәр. 2 яшьлек кызын тиздән хастаханәдән чыгарачаклар.

Тәрәзә рамы ишелеп төшкән фатир хуҗаларына Татьяна дәгъва белдерми, ә табибларга үпкәли. 1 см чамасы озынлыктагы пыяла кыйпылчыгын күрми калган табибны гаепли. Ул шул хакта шәһәр сәламәтлек саклау бүлегенә гариза язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100