Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан урамында автохам Балтачтан килә торган ашыгыч ярдәм машинасына комачаулаган

Табиблар инфаркт кичергән кешене РКБга илтеп җиткерергә ашыккан.

news_top_970_100
Казан урамында автохам Балтачтан килә торган ашыгыч ярдәм машинасына комачаулаган

Казан урамында тәртипсез машина йөртүче ашыгыч ярдәм машинасына комачаулык тудырган. Бу хәлне башка машиналарның видеорегистраторы төшереп алган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Кадрлардан күренгәнчә, юлдан ашыгыч ярдәм машинасы бара. Аның утлары яна. Бер мизгелдә аны «Лада» машинасы узып китә. Ул ашыгыч ярдәм машинасының юлын кисә, туктарга мәҗбүр итә. Шуннан соң «Лада» машинасыннан йөртүчесе чыга һәм ашыгыч ярдәм шоферына кычкыра башлый.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга март азагында Журналистлар урамында булган.

«Ашыгыч ярдәм машинасы инфаркт кичергән кешене Балтач район хастаханәсеннән Республика клиник хастаханәсенә алып килә. Авыруның хәле авыр иде. Мондый очракта таләп ителгәнчә, табиблар машинасы барлык сигналларын да кабызган булган», — дип аңлаттылар ведомствода.

«Лада» машинасын йөртүченең ашыгыч ярдәмгә ни өчен комачаулаганы әлегә билгеле түгел.

Ачуы чыккан шоферны тынычландыру өчен табиблар бригадасы берничә минут вакыт сарыф итәргә мәҗбүр булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100