Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда янгында егермеләп терлек, бер ат, ике йөзләп тавык ут эчендә үлгән

Фермер хуҗалыгына бик зур зыян килгән.

news_top_970_100
Башкортстанда янгында егермеләп терлек, бер ат, ике йөзләп тавык ут эчендә үлгән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

7 апрельгә каршы төндә Башкортстанның Чакмагыш районында фермада янгын чыга. Биредә дистәләрчә хайван янып үлә. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын турында 03.16 сәгатьтә хәбәр итәләр. Урынга ашыгыч рәвештә коткаручылар килгән вакытта ферма түбәсенең 900 квадрат метрлап мәйданын ялкын чолгап алган була. Өстәвенә көчле җил исә, ул да утны сүндерүгә комачаулый.

Фаҗига вакытында фермада иллеләп баш мөгезле эре терлек кала.

Янгынны иртәнге алтынчы яртыларда сүндереп бетерәләр. Шуннан соң фермер хуҗалыгына зур зыян килүе ачыклана. Ун баш мөгезле эре терлек, унбер баш мөгезле вак терлек, бер ат, ике йөзләп бройлер тавык янып һәлак булган.

Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк, диелә хәбәрдә.

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100