Бер хатын баласын 20 мең долларга сатарга җыенган

Үз баласын 20 мең долларга сатарга җыенган хатынны суд 10 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкин.
Казахстанда булган вакыйга турында РИА Новости язды.

Интернетта яңа туган баласын сатарга игълан куйган 33 яшьлек хатын янына сатып алырга теләүчеләр булып полиция хезмәткәрләре барган.

Бу хатынга карата "Кешеләр белән сату-алу" маддәсе буенча җинаять эше ачылган, дип яза "Татар-информ".