Татарстанда «КАМАЗ» астына килеп кергән җиңел машинада ике кеше үлгән - коточкыч фото | intertat.tatar

Татарстанда «КАМАЗ» астына килеп кергән җиңел машинада ике кеше үлгән - коточкыч фото

Узарга чыккан җиңел машина ике автомобильгә бәрелеп киткән һәм йөк машинасы астында калган.

6 мартта Әлмәт районында Җәлил-Әлмәт юл чатында «Лада» машинасы «КАМАЗ» йөк автомобиле астына килеп кергән. Бу турыда «Татар-информ» агентылыгына фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте.

Көндез юлдан барышлый «Лада» алдагы машиналарны узарга чыга. Шул чакта ул ике машинага бәрелә, аннары идарәсен югалта һәм зур тизлектә барган килеш, каршыга килә торган «КАМАЗ» тәгәрмәче астына килеп керә.

Шаһитлар сүзләренчә, авариядә «Лада» машинасында бара торган ике ир-ат үлә, тагын бер хатын-кыз имгәнә. Имгәнгән хатынны хастаханәгә алып киткәннәр. Якынча белешмә буенча, мәрхүм ир-атлар әтиле-уллы булган, диелә хәбәрдә.

«Әтиле-уллы»