Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни күмеште». Хатынының мәетен тураклаган ир-ат 19 ел элек әтисен үтерүен сөйләгән

Егет чагында әтисен үтергәч, алар әнисе белән бергә мәетне урманга илтеп күмеп куйган. Аннары 19 ел узгач бу ир-ат хатынын да үтергән һәм мәетне шулай ук урманга илтеп күмгән.

news_top_970_100
«Әни күмеште». Хатынының мәетен тураклаган ир-ат 19 ел элек әтисен үтерүен сөйләгән
https://pixabay.com

Омск өлкәсендә яшәүче 39 яшьлек Евгений Гущинга карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Аңа әтисен һәм бергә яши торган хатынын үтерүдән гаепләү белдерелде. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, беренче җинаятен Гущин 2001 елның җәендә Лузино авылында кыла. 19 яшьлек Евгений укудан өйгә кайта. Бу вакытта аның әтисе белән әнисе талаша. Алар улларын дөрес итеп тәрбияләү хакында бәхәсләшә. Әти кеше хатынын гаепли, аны Евгенийны яклый дип саный.

Шуннан соң ир-ат хатынының яңагына сугып җибәрә. Егет озак уйлап тормый, ул әнисен яклый башлый. Евгенийның әтисе бу вакытта ремонт ясый, кадак кага торган була. Малай әтисенең кулындагы чүкечне тартып ала һәм башына суга. Әти кеше урында ук һәлак була.

Аннары әни белән улы мәетне җәймәгә төрә һәм урманга илтеп күмеп куялар. Өч көннән алар полициягә хәбәр итә, имеш әтиләре Омскига төзелеше кибетенә киткән һәм югалган, диләр. Җинаять ачылмый кала.

19 ел узгач, Гущин кабат җинаять кыла — ул 51 яшьлек хатынын суеп үтерә. 2019 елның көзендә ир белән хатын бергә аракы эчеп утыра, аннары талаша башлыйлар. Евгенийның хатыны көнләшә, ул 38 яшьлек иренең танышулар сайтында башка кызлар белән хат язышуына үпкәли, талашканда иренең борынын тырный.

Гущин ярсый, ул аш-су пычагы ала һәм хатынның муенына бәрә. Аннары хатынының мәетен өлешләргә бүлә, спорт сумкасына тутыра һәм урманга илтеп күмеп куя.

Шуннан соң Евгений Гущин мәрхүмә хатынның 32 яшьлек улына әнисе исеменнән хатлар яза. Хатынның улы әнисе югалганын 2020 елның 8 мартында гына аңлый. Ул әнисен бәйрәм белән котларга килә, тик аны таба алмый. Шуннан соң улы полициягә мөрәҗәгать итә.

Хокук саклаучылар Гущинны сорау алуга чакыралар. Ул бөтен гаепләрне дә кире кага, ләкин полиграфта тикшергән вакытта ир-атның ялганлавы ачыклана. Чираттагы сорау алуда Евгений Гущин үтерүен таный һәм хатынының мәете кисәкләрен күмеп куйган урынны күрсәтә. Аннары ике көн узгач ул атасын үтерүе турында да сөйләп бирә. Шуннан соң Гущинны сак астына алалар.

Хәзер Евгений Гущин гаебен расларга җитәрлек дәлилләр туплап, җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100