Яшел Үзәндә автобус белән җиңел машина бәрелешеп, өч кеше имгәнгән (фото)

Бүген иртән Яшел Үзәндә Озерная урамында автобус белән җиңел машина бәрелешкән.
Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Җимерелеп беткән "Гетс" машинасындагы кешеләргә коткаручылар ярдәме кирәк булган. Пассажирларны коткару өчен махсус корал файдаланганнар.

Имгәнгән кешеләрне "Ашыгыч ярдәм" белән Яшел Үзән хастаханәсенә илткәннәр.