Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камадагы буада дус кызын коткарганда 32 яшьлек ир-ат батып үлгән

Фаҗига бүген кич Совхоз бистәсендәге буада булган.

news_top_970_100
Түбән Камадагы буада дус кызын коткарганда 32 яшьлек ир-ат батып үлгән
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

6 августта Түбән Кама районында бүген бер ир-ат суга батып үлгән. Ул сулыкта бата башлаган кызны коткарган, үзе һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кичке җиде тулырга биш минутта 112 номерына шалтырату килә. Совхоз бистәсе янындагы буаның иске причалы янында 32 яшьлек ир-ат суда батуын әйтәләр.

Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, егет белән кыз су коенырга килә. Кыз йөзәргә кереп китә, ул чоңгылга эләгә һәм бата башлый. Ир-ат ярдәмгә ташлана, ул кызны коткара, ләкин үзе су төбенә китә.

Хәзер коткаручылар бу ир-атның мәетен су төбеннән эзли. Иртәгә иртән водолазлар да ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

Ир-атның мәетен икенче көнне, 7 августта, таптылар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр иттеләр.

Сулык төбендә арматура кисәкләре чыгып торган бетон плитәләр булу сәбәпле, ир-аны эзләү эшләре катлауланган.

Башта бу ир-ат сөйгән кызын коткарган дип хәбәр ителгән иде. Тик икенче көнне мәрхүм ир-атның дус кызын коткарганда батып үлүе ачыкланды. «Коткаручылар сүзләренчә, ике пар су коенырга килгән. Кызларның берсе бата башлаган. Аңа егете һәм аның дусты ярдәмгә ташланган. Кыз сөйгәне белән ярга чыга алган, ә аларның дуслары баткан», дип ачыклык керттеләр.

Бу урын коену өчен җиһазланмаган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100