Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөтен дөньяга танылган композитор Эннио Морриконе вафат

Мәрхүмгә 91 яшь булган.

news_top_970_100
Бөтен дөньяга танылган композитор Эннио Морриконе вафат
Владимир Васильев

Бөтен дөньяга танылган Италия композиторы Эннио Морриконе вафат булган. Бу турыда Rainews24 яңалыклар каналына сылтама белән РИА Новости язды.

Ул дүшәмбегә каршы төндә Римдагы хастаханәдә «егылу аркасында» үлгән. Берничә көн элек ул бот сөяген сындырган.

Россия халкы яратып караган «Спрут» сериалында да Эннио Морриконе музыкасы яңгырый, диелә бу хәбәрдә.

Композиторга 91 яшь булган. Бу турыда ТАСС язды.

Ул «За пригоршню долларов» (1964) фильмы аша бөтен дөньяга таныла. Аннары «На несколько долларов больше» (1965), «Хороший, плохой, злой» (1966), «Однажды на Западе» (1968), «За пригоршню динамита» (1971) һәм «Однажды в Америке» (1984) фильмнары популяр була.

Эннио Морриконе Бернардо Бертолуччи, Лилиана Кавани, Пьер Пазолини, Франко Дзеффирелли, Брайан де Пальма, Джон Карпентер, Оливер Стоун, Педро Альмодовар, Роман Полански кебек режиссерлар белән эшли. 2004 елда Владимир Хотиненконың «72 метра» фильмына да музыка яза.

Морриконега ике тапкыр «Оскар» премиясе бирелгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100