Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Терсәкләре бөгелгән, йодрыклары йомарланган». Унике яшьлек ике кыз буада батып үлгән

Балаларның мәетләрен бер тәүлектән соң гына тапканнар.

news_top_970_100
«Терсәкләре бөгелгән, йодрыклары йомарланган». Унике яшьлек ике кыз буада батып үлгән
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендәге Пушкино шәһәр округында янгынга каршы су җыя торган буа бар. Аның өсте җиңелчә генә бозланган. 1 апрельдә шул юка бозга алданып, унике яшьлек ике кыз бала батып үлә. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Кызларның берсе — алтынчы, икенчесе җиденче сыйныфта укый. Сайт хәбәрчесе ачыклаганча, кызлар кичке биш тирәсендә югала. Аларның берсе шәхси йортта әнисе белән тора. Икенче кыз исә якында урнашкан күп катлы йортта әти-әнисе белән яши. Икенче кызның әти-әнисе Үзбәкстанда туган кешеләр.

Кызлар көндез урамга йөрергә чыгып китә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәгән балалар бераз гына җилләнеп керергә җыена. Өлкәннәргә дә шул хакта әйтеп чыгып китәләр. Йөри торгач алар янгын сүндерү өчен су җыя торган буа янына җитәләр. Кызларның берсе юка боз өстенә кергән булуы ихтимал. Икенчесе исә бата башлаган дустына ботаклар ыргыта башлый. Шулай итеп дустын коткарырга маташкан икенче кыз да суга төшеп китә. Фаҗиганең шаһитлары юк. Әлеге буа йортлардан шактый еракта урнашкан.

Балалар өйгә кайтмагач, әти-әниләре чаң суга башлый. Алар коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Югалган балаларны 2 апрельдә буадагы су төбеннән табалар. Водолазларның сүзләре буенча, кызлар 4 метр тирәнлеккә төшеп баткан.

«Терсәкләре бөгелгән, йодрыклары йомарланган — судан чыгарганда мәрхүмәләрнең гәүдәсе шундый иде», — дип сөйли шаһитлар.

Тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100