Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала таптым, аны табиблар бирми» — Буада яшәүче хатын хастаханәдә җәнҗал чыгарган

Хатын ике атна алдан өйдән чыгып киткән, аннары ире белән кайнанасын бала тудыру йортына чакырган, «баланы бирмиләр» дип тавыш чыгарган. Табиблар карагач, бу хатынның хәтта йөкле дә булмавын ачыклаган.

news_top_970_100
«Бала таптым, аны табиблар бирми» — Буада яшәүче хатын хастаханәдә җәнҗал чыгарган
Салават Камалетдинов

Буа районында яшәүче 32 яшьлек хатын ике атна элек Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) «бала тудыру йортына ятам», дип Казанга чыгып киткән. Ике атнадан соң ул ирен һәм кайнанасын хастаханәгә чакырган. Ул баланы табиблар бирми дип аңлаткан. Имеш, ул баланы тапкан, тик сабыйның хәле киткән һәм аны бала тудыру йортында калдырып торганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Ире, хатынының сүзләренә ышана, ул куркуга кала, ачуы да чыга. Ир-ат Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортының икенче терминалына килеп, үзенең яңа туган малаеның хәлен белешергә тели.

«Безгә ир белән хатын, аның кайнанасы мөрәҗәгать итте. Хатын 18 февральдә безгә ятуын, 22 февральдә бала тудыруын, аннары хастаханәдән чыгуын әйтте. Имеш, баланың хәле начар булган һәм аны бирмәгәннәр. Без бөтен документларны, выпискаларны, журналларны тикшердек. Безнең бала тудыру йортында андый хатын булмаган», — дип аңлата Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенең кабул итү бүлеге җитәкчесе Булат Бегиев.

Буа районында яшәүче хатын исә «бала таптым» дип раславын дәвам итә. Имеш, «22 февральдә аңа кесарев кисеме ясаганнар, аның 4200 гр авырлыктагы малае туган».

«Хатынның туганнары сүзләренчә, ул ике атна элек бала тудыру йортына киткән. Баланың фотоларын күрсәтмәгән, имеш, аңа табиб рөхсәт итми, күз тияр дип курка. Хатын табибларның исемнәрен атый, тик андый кешеләр бездә эшләми. Без шиккә калдык, УЗИ ясарга тәкъдим иттек», — ди Республика клиник хастаханәсенең баш табибының акушерлык-гинекология ярдәме буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Нигина Нигъмәтуллина.

Табиблар карагач, хатынның корсагында җөй булмавын ачыклый. УЗИ нәтиҗәләре буенча аның соңгы арада бала тапмавы, алай гына да түгел, авырлы да булмавы ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100