Уфада курыккан ат планетарийны җимереп аткан, берничә кеше имгәнгән (видео)

Уфада атны куркытканнар һәм ул бар көченә чаптырып планетарий бинасына килеп кергән.

Имгәнүчеләр арасында бала да бар.

Башкортстан24 дәүләт каналында чыккан эксклюзив видеодан күренгәнчә, ат чаптырып бинага килеп керә, арбадан кеше егылып төшеп кала. Курыккан кешеләр бина эчендә качкан. Урынга полиция һәм коткаручылар килгән.