Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөри алмый, елап кына ята». Ир һәм хатын янып үлгән, песиләре генә исән калган

Бишенче каттан сикереп төшкән песигә волонтерлар ярдәм итә.

news_top_970_100
«Йөри алмый, елап кына ята». Ир һәм хатын янып үлгән, песиләре генә исән калган
Рамил Гали

25 ноябрьдә Коми Республикасының Печора шәһәрендәге тулай торакта янгын чыга. Фаҗигадә бер ир-ат, ике хатын-кыз янып үлә. Кузя исемле песиләре генә бишенче каттан сикереп төшеп, исән кала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ул көнне ут капкан бүлмәләрдәге кешеләрне коткаручылар күтәреп диярлек алып чыга. Биш кешене уттан алып чыгалар. Тик аларның өчесе — 49 яшьлек ике хатын-кыз һәм 52 яшьлек ир-ат вафат була. 

Һәлак булган ир белән хатынның Кузя исемле песие исән калуы турында соңрак билгеле була. Бишенче каттан сикереп төшкән песине узып баручы Елена табып ала. Хәзер аны волонтерлар тәрбияли. Кузя да янгында шактый зыян күргән. Аның өске казык теше сынган, аскы ирене яраланган, борыны һәм колаклары пешкән, бөтен йоны уттан өтелгән. Ике тәпие дә бик каты пешкән. 

Песигә капельница куйганнар, уколлар кадаганнар. Аның йонына ябышкан пластмассаны чистартканнар. Әлегә песи үзе йөри алмый. «Ята һәм акрын гына елый», — ди волонтерлар.

Аның хуҗаларын җирләгәннәр инде. Песине исә сәламәтләнеп беткәч, мәрхүмнәрнең улы Павел үзенә алып китәчәк. 

Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100