Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-атның эчендә унике килолы шеш үскән

Ир күп итеп сыра эчкәнгә, корсагы үсә дип уйлаган.

news_top_970_100
Бер ир-атның эчендә унике килолы шеш үскән
https://pixabay.com

Мәскәү табиблары 64 яшьлек ир-атның эченнән 12 кило авырлыктагы шешне алган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ир-ат Виноградов исемендәге шәһәр клиник хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Ул биле авыртуын, эчәклеге һәм сидек бүленү системасы белән борчулары булуын сөйли.

Пациентның корсагы бик зур була. Ул корсагының зур булуын күп итеп сыра эчүе белән аңлата. Табиблар бу кешене тикшергәч, аның сул бөерендә 30 см зурлыктагы шеш булуын ачыклый.

Ир-атка операция ясыйлар һәм аның шешен алып ташлыйлар. Шешне үлчәгәч, аның 12 кило булуы ачыклана.

Бәхеткә, шеш янәшә торган органнарга тимәгән, метастазлар да табылмаган. Операциядән соң дүрт көн узгач, бу кешене өенә кайтарып җибәргәннәр. Бу турыда Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100