Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Экстремаль уен» - Унбиш яшьлек үсмерне чылбыр белән буып үтергәннәр

35 яшьлек ир-ат һәм ике үсмер бер-берсенең кулларын бәйләп куеп уйнаган.

news_top_970_100
«Экстремаль уен» - Унбиш яшьлек үсмерне чылбыр белән буып үтергәннәр
https://primorsky.sledcom.ru

30 апрельдә Приморье өлкәсендәге Большой Камень шәһәрендә 15 яшьлек малайны чылбыр белән буып үтергәннәр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

1 майда Чкалов урамыннан 1,5 км ераклыкта Сахарная елгасының элеккеге ярларына җыелган сулыкта 15 яшьлек бала мәете табыла. Үсмерне үтерүдә шикләнеп 35 яшьлек ир-атны кулга алганнар. Бу турыда 2 майда Тикшерү комитеты хәбәр итте.

«30 апрельдә Большой Камень шәһәренең Чкалов урамыннан 1,5 км ераклыктагы сулык янында бер ир-ат һәм ике үсмер малай экстремаль уен уйныйлар. Алар бер-берсенең кулларын бәйләп куя һәм чишелергә маташалар», диелә коточкыч җинаять турында ведомство хәбәрендә.

Бер мизгелдә җинаятьче ир-ат һәм үсмер малай талаша башлый. Бу вакытта үсмернең куллары бәйләнгән була. Ир-ат элеккеге үпкәсен искә төшерә һәм үсмердән инде әллә кайчан урлаган акчаны кайтаруны таләп итә.

Ир-ат һәм үсмер үзара килешә алмый, шуннан соң җинаятьче үсмер малайны буа башлый. Үсмер аңын югалткач, җинаятьче баланың мәетен сулыкка илтеп ыргыта.

Үтерүчене тиз арада тоткарлыйлар. Ул гаебен танып күрсәтмә биргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100