Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исерек үсмер ишегалдыннан бабасының УАЗ машинасын урлап киткән һәм авария ясаган

14-17 яшьлек биш малай сыра эчкән һәм иске УАЗда йөргән.

news_top_970_100
Исерек үсмер ишегалдыннан бабасының УАЗ машинасын урлап киткән һәм авария ясаган
Красноярск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

Красноярск өлкәсендәге Минусинск шәһәрендә яшәүче кеше 14 яшьлек оныгы өчен штраф түләячәк. Малай дүрт дусты белән сыра эчкән һәм бабасының УАЗ машинасына утырып чыгып киткән. Бала машина белән идарә итә алмаган һәм автомобиль капланган. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Машинада 14 тән 17 яшькә кадәрге үсмерләр була. Алар бергә сыра эчә. Авариядән соң балаларга медицина ярдәме кирәк була, икесен хастаханәгә салалар. Бәхеткә, әлеге авария вакытында беркем дә үлми. 

Үсмер машинаны алганын бабасына әйтеп тормый. Ә иске УАЗда иминлек каешлары да күптән кисеп ташланган, арткы утыргычлары да алынган. Шушы машинага биш үсмер төялешеп чыгып киткән.

«Авария вакытында машинада йөртүчедән кала, тагын дүрт кеше була. Икесенә 15 яшь, берсенә 14 яшь, тагын берсенә 17 яшь. Машина белән идарә итүче үсмер бабасына әйтмичә китүен сөйли. Ул ишегалдында торган УАЗны төнлә белән алып китеп, йөреп кайтмакчы булган», диелә Красноярск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Хәзер бабайга карата «машинаны йөртү хокукы булмаган кешегә тапшыру» турында беркетмә төзелгән. Үсмерләрнең ата-аналары улларының спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпләрен аңлатырга тиеш. Моннан тыш, хокук саклау органы хезмәткәрләре яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сатып алып биргән кешене ачыклыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100