Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Икмәк комбинаты директорының битенә кислота сипкәннәр

Парковкада хатын-кызга һөҗүм иткән кешене хокук саклаучылар эзли.

news_top_970_100
Икмәк комбинаты директорының битенә кислота сипкәннәр
https://pixabay.com

Мәскәү өлкәсендәге Пушкин шәһәрендә бер хатынга кислота сипкәннәр. РИА Новости агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бу хатын Ивантеев икмәк комбинаты директоры булып эшли.

Гадәттән тыш хәл 3 августта кич белән була. Гипермаркет парковкасындагы хатын-кызның битенә бер ир-ат кислота сибә. Һөҗүмнең мотивын тикшерүчеләр ачыклый. Сәламәтлеккә җитди зыян китерү буенча җинаять эше ачылган. 

Имгәнгән хатынны хастаханәгә озатканнар, аның битендә химик пешү булган. Һөҗүм итүче кешене эзлиләр.

Ивантеев икмәк комбинаты 1929 елдан бирле эшли. Ул Мәскәү өлкәсендә әлеге профильдәге иң зур предприятиеләрнең берсе. Биредә 50 төрдәге кондитер эшләнмәләре һәм 70 төрдән артык икмәк ризыгы ясыйлар. Ивантеев икмәк комбинаты пандемия вакытында да ябылмаган, диелә бу хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы әле вакыйга мизгеле төшерелгән видео күрсәтте. Кадрлардан күренгәнчә, ир-ат бу хатынны супермаркет парковкасында саклап тора. Хатын машинасы янына килгәч, ир-ат аңа кислота сибә һәм качып китә. Хатын исә шунда ук кибет ягына таба йөгерә һәм ярдәм сорый.

«Әлеге сыеклык 58 яшьлек хатынның битендә, муенында һәм күкрәгендә тирене, киемен „ашый“. Шуңа күрә хатын әйберләрен тотып ыргыта, кибеткә таба йөгерә. Хәзер ул хастаханәдә ята. Бу хатын үзенә һөҗүм иткән кешене танымаган, үзенә һөҗүм сәбәбен дә аңлата алмый», диелә РЕН ТВ хәбрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100