Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда өч яшүсмер кызны төн уртасында тукталышта машина таптаган

«Лада» белән идарә итүче егетнең таныклыгы булмаган. Алар барысы да имгәнеп беткән.

news_top_970_100
Татарстанда өч яшүсмер кызны төн уртасында тукталышта машина таптаган
http://yashel-uzan.ru

3 июньгә каршы төндә Татарстанның Яшел Үзән районында тукталышта торган өч кыз баланы машина бәрдереп киткән. Мәктәптә укучы кызлар төн уртасында тукталышта торган. Аларны бәрдергән машина йөртүченең идарә итү өчен таныклыгы да булмаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр. 

Фаҗига Норлат-Акъегет юлының 16нчы километрында була. «Лада» машинасы белән 25 яшьлек егет идарә итә. Ул юлдан очып чыга һәм җәмәгать транспорты тукталышына таба бара. Бу вакытта тукталышта өч яшүсмер кыз басып тора.

Авариядә кыз балалар да, машина йөртүче егет тә имгәнә. Сигезенче сыйныфта укучы кызның башы имгәнә, таз сөяге сына, баш мие тышчасы шартлый. Аның белән булган уналты яшьлек ике дус кызының сөякләре чатный, аларны табиб карагач, өйгә кайтарып җибәрәләр.

Машина йөртүче егетнең кабыргалары сынган. Ул Бакырчы авылында яши. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100