Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру килеш туган бала үскәч, авырлы әнисен караган табибтан миллионнарча акча алган

Дөньяга килүен хата булган дип санаучы кыз әнисенә тиешле дарулар эчәргә кушмаган табибны гаепли.

news_top_970_100
Авыру килеш туган бала үскәч, авырлы әнисен караган табибтан миллионнарча акча алган
https://pixabay.com

Британиянең Скегнесс шәһәрендә яшәүче Эви Тумбс исемле кыз аның әнисен авырлы вакытта караган табибны судка биргән. Суд табибтан күп миллионлы компенсация түләттерү турында карар чыгарган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Эви Тумбс «таркалган умырткалык» диагнозы белән дөнья килгән. Үсештәге бу деффект паралич һәм бәвел тотмау барлыкка килү белән куркыныч.

Эви Тумбс судка язган гаризада күрсәтелгәнчә, медицина белгече авырлы хатынга фолий кислотасы эчәргә кушмаган, бу даруны эчмәгән очракта, баланың нинди авырулар белән туарга мөмкин булуын да да кисәтмәгән.

Әгәр табиб шушы гамәлләрне башкарган булса, авырлы хатынның баласын төшерү мөмкинлеге дә булыр иде.

Эви Тумбс дөньяга килүен хата булган дип саный. Ул моның өчен табибны гаепли. Әлеге очрак суд практикасында аерым очрак буларак билгеләнә. Бу исә киләчәктә бала табарга җыенган хатын-кызларга консультация биргәндә ваемсыз мөнәсәбәт өчен җаваплылыкка тарту мөмкинлеген барлыкка китерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100