Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике кызны урамда кычыткан белән кыйнаган ир-атларны эзлиләр

Кызларны бәйләп куйганнар һәм җәфалаганнар.

news_top_970_100
Ике кызны урамда кычыткан белән кыйнаган ир-атларны эзлиләр
https://pixabay.com

Томск шәһәрендә ике кызны кычыткан белән кыйнаган ир-атларны полиция эзли. Әлеге вәхшилекне шаһитлар телефон камерасына төшереп торган. Видео социаль челтәрләрдә таралды. Бу турыда РИА Новости төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Видео 1 августта кич белән пабликларда тарала. Берничә ир-ат ике кызны кычыткан белән кыйный. Кызларның чалбарларын төшергәннәр һәм бәйләп куйганнар. Ир-атлар шушы хәлне видеога да төшереп тора. Вакыйга Томскның Красноармейская урамындагы шәхси ишегалларының берсендә булган. Видеоны төшереп торган шаһитлар шул хакта әйтте.

«Челтәрдә таралган видеоязма буенча полиция тикшерү оештырды. Аның барлык сәбәпләре ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча законлы карар кабул ителәчәк», — дигәннәр ведомствода.

Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100