Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә газүткәргечтә авария аркасында, бер авыл халкын эвакуацияләгәннәр

Торба ватылгач, авария бригадасына газны яндырырга туры килгән, ут баганасы бик ерактан күренеп торган.

news_top_970_100

Узган төндә Самара өлкәсендә Югары Подстепновка авылында яшәүчеләрне эвакуациялиләр. Газүткәргечкә законсыз тоташу нәтиҗәсендә, газ чыгып торган. 2 июльдә кичке якта биредә авария бригадасы эшли. Шул чакта авылдан 400 метр ераклыкта авария килеп чыккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Авыл халкын автобусларга утырып алып китәләр, кешеләрнең күбесе үз машиналарында бара. Авылда яшәүче 1,5 мең кешене, шул исәптән 367 баланы имин урынга күчерәләр.

Аларны Воскресенка авылындагы мәдәният йортына, Көньяк шәһәр мәктәбенә урнаштыралар. Авыл халкының 80 проценты урнашудан баш тарткан, алар туганнарына күченә. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Газүткәргечкә законсыз тоташу нәтиҗәсендә авария бригадасы килә һәм җирдә эшләр башкара. Шул чакта торба ватылган. Һәлак булучы һәм имгәнүче кешеләр юк, диелә бу хәбәрдә.

Авариядән соң, торбадан газ ургылып чыга башлаган. Аның концентрациясен киметү өчен, ут төрткәннәр. Янгын баганасы ерактан күренеп тора. Төн урталарында авыл халкын эвакуацияли башлыйлар. Факел кадрлары социаль челтәрләрдә тарала. Бу турыда «Комсомольская правда» язды.

Самара өлкәсе башлыгы кичә кич оператив штаб утырышын уздырган. «Әгәр мин газны яндыру регламентын белмәсәм, интернетта таралган кадрлар миңа да зур тәэсир ясар иде. Курыкмагыз, паникага сәбәп юк, курку юк, барлык чаралар күрелә», — дигән губернатор. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Самара ягына таба бармый торырга, яки әйләнгеч юлларга сайларга киңәш ителә. Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш министрлыгы вәкилләре дә, машина йөртүчеләр дә бер-берсенә хәбәр итә. Юлларның күбесе ябык», — дип хәбәр итә «Самара» телевидениесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100