Лондонда шартлау: кимендә утыз кеше имгәнгән

Лондон шәһәрендә яһүдиләр бәйрәмендә көчле шартлау булган.
Лаг ба-Омер бәйрәме 2-3 майда була. Стамфорд Хилл районында шартлаудан соң 30 кеше ярдәм өчен мөрәҗәгать иткән. Шуларның унысын хастаханәгә салганнар. Бу турыда Интерфакс хәбәр итте.

Һәлак булучылар турында мәгълүмат әлегә юк.

Полиция шартлау сәбәпләрен ачыклый.