Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунакханә мунчасында янгын сүндерергә ярдәм иткән яшь кыз һәлак булган

Юрист булып эшләүче 26 яшьлек Юлия һәрвакыт кешеләрне якларга тырышкан.

news_top_970_100
Кунакханә мунчасында янгын сүндерергә ярдәм иткән яшь кыз һәлак булган
https://pixabay.com

28 ноябрьдә Новосибирск шәһәрендә иртәнге сигезләр тирәсендә кунакханәдә янгын була. Ике катлы мунча — сауна яна башлый. Бөтен кеше дә котыла, тик 26 яшьлек Юлия генә һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Матбугат чаралары Юлия башка кешеләрне коткарганда һәлак булган, дип язды. Тик соңрак аның дусты вакыйганың башкача булуын сөйләгән. Юлия яна торган бинадан башка барлык кешеләр белән бергә чыккан. Тик аннары ул янгынны сүндерешергә маташкан.

Юля Новосибирскига Новокузнецк шәһәреннән килә, биредә юрист булып эшли. Дусты аны һәрвакыт гадел кеше буларак искә ала. «Ул һәрчакта да безне якларга тырышты», — ди ул.

Мәрхүмәнең ире дә, балалары да юк. Аның дуслары күп. «Ул һәрчак ярдәмгә килеп җитә иде. Гел башын кая да булса да тыга иде инде. Узып китә алмады. Кирәк булса, төнлә дә килеп җитте. Шуңа күрә һәлак та булды инде», — дип сөйли дусты Рита.

Дуслар мунчага төнге өчләр тирәсендә килә. Биш сәгать чамасы узгач, янгын башлана. «Без сигезләрдә китәргә җыена башладык, аннары администратор кычкырды — „Янгын, тизрәк чыгыгыз“, — диде», — дип сөйли Рита.

Юля да, аның дуслары да бинадан чыга. Урамда башка кешеләр чиләкләргә су тутырып янгын сүндерешә башлый. Юля да аларга кушыла. «Ул да чиләк тотып, саунага кире кереп китте. Без аны туктата да алмадык», — ди Нина исемле дус кыз.

Мәрхүмә Юлия мунчадан кире чыга алмаган. Якынча версия буенча, ул ис газы белән агуланган. Аны саунадан янгын сүндерүчеләр алып чыккан, бу вакытта ул суламаган инде.

Хәзер бирегә аның әтисе белән абыйсы килгән. Тикшерүчеләр янгын сәбәпләрен ачыклый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100