Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Котыру авыруы иярткән бала үләр алдыннан хастаханә хезмәткәрен, туганнарын тешләгән

Котырган хайван тешләгәннән соң 10 көн эчендә вакцина кадалса гына, кешене коткарып була, башка очракта кеше үлә.

news_top_970_100
Котыру авыруы иярткән бала үләр алдыннан хастаханә хезмәткәрен, туганнарын тешләгән
https://pixabay.com

Волгоград өлкә хастаханәсендә 8 яшьлек кыз бала вафат булган. Бу баланы җәй көнне сукбай эт тешләгән һәм ул котыру авыруы иярткән. Бу турыда ТАСС агентлыгы өлкә буенча сәламәтлек саклау комитетына сылтама белән хәбәр итте.

«Котыру авыруы диагнозы куелган сигез яшьлек кыз өлкә балалар йогышлы авырулар хастаханәсенең реанимация бүлегендә үлде. Мондый диагноз белән үлем очраклары өлкәдә 2013 елдан бирле теркәлмәгән», — дип сөйләгән комитет вәкиле.

Баланың әти-әнисе бер атна элек Паллас районы хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Алар баланың сәламәтлегенә зарлана. Чәршәмбе көнне кызны Волгоград өлкә балалар йогышлы авырулар хастаханәсенә алып китәләр. Биредә аңа «котыру авыруы» диагнозы куела.

«Август аенда баланың ата-анасы сукбай этне тәрбиягә ала. Бу эт шәхси йорт ишегалдында яшәп тора. Аннары үт үлә, аны күмеп куялар һәм беркемгә дә хәбәр итмиләр. Бала шушы эт тешләгәннән соң авыру йоктырган», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Паллас районы хастаханәсендә бала белән эшләгән педиатрга һәм шәфкать туташына котырудан вакцина ясаганнар, диелә хәбәрдә.

Сукбай эт тешләгән баланы 25 ноябрьдә әнисе Паллас районы хастаханәсенә китерә, аның хәле бик авыр, баланың аягында үлекле зур яра була. Табиблар җентекләп тикшергәч, балага котыру диагнозы куя. Кызганычка каршы, авыру бик тиз катлаулана. Кызда агония башлана, ул район хастаханәсе хезмәткәрен, туганнарын тешләргә дә өлгерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Соңрак ачыкланганча, 8 яшьлек кыз баланы инде җәй көнне үк эт тешләгән. Бу гаилә сукбай эт көчеген ишегалдына ияләштергән булган. Менә шушы эт хуҗаларның кызына ташланган. Аннары эт үзе үлгән. Ләкин баланың анасы моңа игътибар бирмәгән. Кызының аягындагы яра үлекләп, температурасы күтәрелгәч кенә, әни кеше баласын хастаханәгә алып килә.

Волгоградның иң яхшы табиблар биш көн дәвамында баланың гомерен саклап калу өчен тырыша. Ләкин, кызганычка каршы, котыру — үлемгә китерә торган авыру. Котырган хайван тешләгәннән соң 10 көн эчендә вакцина кадалса гына, кешене коткарып була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100