Лениногорскида 5 яшьлек бала коега төшеп киткән

Татарстан Республикасында Россиянең Гадәттән тыш хәл хәлләр министрлыгы “Татар-информ” мәгълүмати агентлыгына хәбәр иткәнчә, Лениногорск районында 5 яшьлек баланы коедан тартып чыгарганнар.
Шушы көннәрдә ашыгыч ярдәм күрсәтү 112 номерына Садовая урамы, 10 йорт янындагы коега кечкенә бала төшеп китүе турында хәбәр килгән. Ул аннан үзе генә чыга алмаган. 

 Вакыйга булган урынга килгән коткаручылар малайга ярдәм күрсәткәннәр һәм медицина хезмәткәрләре карамагына тапшырганнар.