Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер хатын йорт янындагы койма өчен талашканда күршесен сәнәк белән кыйнаган

Җинаять эше ачылгач, талашучы хатыннар үзара килешкән, тик яшь хатын мораль зыян өчен акча түлисе килмәгән.

news_top_970_100
Бер хатын йорт янындагы койма өчен талашканда күршесен сәнәк белән кыйнаган
https://pixabay.com

Пенза шәһәрендә күп фатирлы йортта яшәүче ике хатын өй янындагы койма өчен талашкан. Җәнҗал вакытында 39 яшьлек хатын 62 яшьлек күрше хатынын имгәткән. Ул танышына сәнәк белән суккан. Бу турыда «Пенза» телевидениесе хәбәр итте. 

«Яралар тирән түгел, ләкин бик күп, алар аякта да, кулда да, башта да бар. Имгәнгән хатын адресына сүгенү сүзләре кулланып, үтерү белән янау да булган», — дип аңлатканнар төбәк буенча прокуратураның матбугат хезмәтендә.

Олырак хатынның тәне яраланган, куллары кара янып беткән, башында һәм аягында тәне күгәргән. Һөҗүм итүче хатынны полиция тоткарлаган. Башта җинаять эше ачылган. Аннары күршеләр үзара килешкәч, җинаять эшен туктатканнар.

Хәзер 39 яшьлек хатын мораль зыян өчен ун мең сум түләргә тиеш. «Суд карар чыгарганда зыян күрүче якның физик һәм әхлакый зыян күрүен исәпкә алды. Бу мораль зыян түләтү өчен нигез була. Җинаять эше туктатылгач, җавап бирүче хатын китерелгән зыянны түләмәде. Шуңа күрә сумма 5 меңнән 10 меңгә кадәр арттырылды», — диелә прокуратура хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100