Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үңәче һәм аортасы пешкән»: 12 яшьлек кыз төймә зурлыгындагы батарейка йоткан

Мондый предметларны йоткач, 40 минут эчендә кире чыгара алмасалар, кеше үлү ихтималы бик зур була.

news_top_970_100
«Үңәче һәм аортасы пешкән»: 12 яшьлек кыз төймә зурлыгындагы батарейка йоткан
pixabay.com

Брянск өлкәсенең Жуковка шәһәрендә 12 яшьлек кыз бала үлгән. Ул төймә зурлыгындагы кечкенә генә батарейка йоткан булган. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Россия Сәламәтлек министрлыгының Балалар сәламәтлеген тикшерү буенча эндоскопия бүлеге җитәкчесе Максим Лохматов әлеге вакыйга турында сөйләгән.

«Мин бу баланы дәвалый торган табиблар белән элемтәдә булдым. Бу — бик катлаулы очрак иде. Батарейка бала эчендә бер атна яткан. Бер атнадан соң гына кыз табиблар кулына эләккән. Батарейка үңәч эчендә озак яткач, разгерметизация була һәм лайлалы тышча бик тирән пешә. Батарейканың селтеле тирәлеге үңәч, аорта стеналарын ашый һәм табиблар кан агуны туктата алмый», — ди ул.

Балалар да, өлкәннәр дә ниндидер әйбер йотарга мөмкин. Балалар магнит конструктор кисәге йотса, 14 яшьлек кыз пирсингының магнитын йотарга мөмкин. Өлкәннәр булавканы авызга кабып, йотып җибәргән очраклар да булган. Мәрхүмә кыз машина брелогының батарейкасын йоткан. Табиб шул хакта әйткән.

«Батарейка — бик куркыныч әйбер. Аны йотканнан соң, беренче сәгатьтә чыгарырга кирәк. Шулай ук бик куркыныч булмаган һәм эчәклек аша үзләре чыгарга мөмкин булган әйберләр дә бар», — ди табиб.

«Батарейка беренче кырык минутта алынырга тиеш, иң күбе бер сәгать. Аның эчендә кислота яки селте була. Ашказаны сыеклыгы тәэсирендә батарейка герметиклыгын югалта. Батарейка никадәр яңарак булган саен, ул шулкадәр куркынычрак. Батарейканың нинди булуы мөһим түгел, алар барысы да бик куркыныч», — дип аңлаткан табиб.

Батарейка авыз эчендә, үңәчтә, ашказанында — бар урында да зур куркыныч тудыра. Әгәр ул бер сәгатьтән артык эчтә торса, аны эндоскопист операция өстәлендә ала, бу вакытта хирург та ярдәм итәргә әзер тора.

«Үлү куркынычы вакыт узу белән арта гына. Әгәр батарейканы беренче сәгатьтә алсалар, йоткан балаларның 95 процентына бернинди зур зыян килми», — ди табиб. Ул әти-әниләрне бик игътибарлы булырга чакыра.

   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100