Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты яшьлек кызын вәхшиләрчә кыйнап торган әти кешене хөкем иттеләр

43 яшьлек ир-ат исереп кайтып, өйдә талаш чыгарган.

news_top_970_100
Алты яшьлек кызын вәхшиләрчә кыйнап торган әти кешене хөкем иттеләр
https://pixabay.com/

Чабаксар шәһәр суды 43 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарган. Бу кешене биш елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул балигъ булмаган баланы җәзалауда гаепләнә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

43 яшьлек ир-ат үзенең алты яшьлек кызы турында кайгыртмый. Ул гел исереп кайта һәм өйдә талаш чыгара. Бала белән дорфа һәм вәхшиләрчә кылана. 

Баланы системалы рәвештә кыйнау, башка төрле көч куллану гамәлләренең расланган дәлилләре бар. Бала имгәнеп хастаханәдә яткан очрак та теркәлгән.

Чабаксар шәһәренең Мәскәү районы прокуратурасы бу кешегә карата гаепләүне хуплады.  Ир-ат гаебен таный. Чувашия Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алдагы биш елда ул гомуми режимлы колониядә булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100