Татарстанда үгез сөзгән ир үз аягында хастаханәгә килгән, әмма аны коткарып кала алмаганнар

Кукмара районына Караган авылында яшәгән 43 яшьлек ир-ат үгез астында калган.
"Саба таңнары" хәбәр иткәнчә, аны Саба үзәк хастаханәсенә китергәннәр.

"Зыян күрүче үз аягында була, кайтып китү турында да әйтә. Әмма озакламый алган җәрәхәтләреннән вафат була", диелгән әлеге хәбәрдә.