Илгәрәйнең әтисе үлгән

Сүз бирәм әтием, бүгенге көнгә кадәр кызыллык китермәдек, алга таба да кызыллык китермәбез, дип яза Илгәрәй.

Илгәрәй әтисенең вафаты хакында хәбәр итте. «Әти, әтием урының җәннәттә булсын! Син безнең өчен үрнәк кеше булдың!

Синсез ничек яшәрбез күз алдына да китерә алмыйбыз! Гел хәлләремне белеп тора идең! «Улым, ничек хәлләрең, улым концертың ничек узды, халык күп җыелдымы?» дип сораша идең.

Сүз бирәм әтием, бүгенге көнгә кадәр кызыллык китермәдек, алга таба да кызыллык китермәбез! Авыр туфракларың җиңел булсын әтием!!!» — дип язган ул. Илгәрәй әтисенең — Габдулла улы Рәхимулланың Балык Бистәсе районы Чирмешән зиратында җирләнәчәген язган.

«Рәхимулла абыебызның урыны җәннәт түрләрендә булсын! Илназ сезгә зур түземлек һәм сабырлык. Кайгыгызны уртаклашабыз», — дип яза күпсанлы дуслары һәм тамашачылары.

Җырчының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.