Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Студент кызның колагына таракан оялаган

Мәскәүдә тулай торакта яшәүче кызга табиблар ярдәм иткән.

news_top_970_100
Студент кызның колагына таракан оялаган
https://pixabay.com

Мәскәүдәге югары уку йортында укучы студент кызның колагыннан таракан алганнар. Ул Африкадагы Конго дәүләтеннән Мәскәүгә укырга килгән. Тулай торакта яши. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Төнлә йоклап ятканда аның колагына таракан кереп китә. Бер мизгелдә кыз колагында дискомфорт сизеп ала. Күрше кызы колакны карый һәм бөҗәкнең арткы өлешен генә күреп ала.

Студентлар тараканны үзләре чыгарырга маташып карый. Тик куркуга калган таракан тагын да эчкәрәк кереп оялый.

Шуннан соң кызлар ашыгыч ярдәм чакыралар. Колагына таракан кергән кызны хастаханәгә алып китәләр. Кызның колагындагы бөҗәкне хастаханә табиблары чыгара, диелә бу хәбәрдә.

Мондый очракта һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Колакка кергән бөҗәкне мөстәкыйль рәвештә чыгарып азапланырга ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100