Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда наркотик сеңдерелгән битлек тараталар дигән хәбәрне полиция кире какты

Социаль челтәр кулланучылар йорт ишегалларында наркотиклы битлекләр тараталар дигән хәбәр тараткан иде.

news_top_970_100
Чаллыда наркотик сеңдерелгән битлек тараталар дигән хәбәрне полиция кире какты
Михаил Захаров

Чаллы шәһәренең йорт подъездларында таныш булмаган кешеләр наркотик матдә сеңдерелгән медицина битлеге тәкъдим итәләр дигән хәбәрне полиция хезмәткәрләре кире какты. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә Чаллы шәһәре төркемнәрендә наркотиклы битлекләр турында хәбәр таралган иде. Имеш, чит кешеләр йорт подъездларына килә һәм узып баручыларга медицина битлеге тәкъдим итә. Бу битлекләргә наркотиклар һәм башка психотроп матдәләр сеңдерелгән була. Битлекне киеп караган кешеләр аңын югалтып егыла һәм аннары аларны талыйлар, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге мәгълүматны таратучылар таныш булмаган кешеләр кулыннан шәхси саклану чаралары алмаска киңәш итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе вәкиле «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә бу очрак турында аңлатма биргән. Ул әлеге мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен әйтә. Моннан тыш, әлеге «куркыныч очрак» турында мәгълүмат илнең төрле төбәкләрендә апрель аеннан бирле таратылуы билгеле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100