Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буып үтерелгән баланың анасын кибеттән алган чек буенча тапканнар

Бала мәетен супермаркеттан алган пакетка салып калдырып киткәннәр.

news_top_970_100
Буып үтерелгән баланың анасын кибеттән алган чек буенча тапканнар
https://pixabay.com

Красноярск өлкәсендәге Минусинск шәһәрендә яңа туган бала мәете табылган. Ул супермаркеттан алынган пакетка төрелгән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Пакет эчендә калган чек буенча баланың анасын да тапканнар. Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте шушы җинаять турында хәбәр иткән.

21 майда Енисей елгасының кушылдыгы янында — коткаручылар станциясе һәм драма театры арасында — сәер төенчек табыла. Аның эчендә бала мәете була. Ир бала канлы чүпрәккә төрелгән. Ул яңа туган балага охшаган. Ир-ат бу турыда полициягә хәбәр иткән.

Җинаять эше ачылган. Экспертлар баланың тере килеш тууын ачыклаган. Бала салкында туңып үлгән булуы ихтимал. Димәк, монда җинаять булган, дип фаразлый тикшерүчеләр.

Тикшерүчеләр башта якын-тирә йортларны карап чыга, кешеләрне сораштыралар, бала тудыру йортларына мөрәҗәгать итәләр. Алтмышлап кеше җинаятьтә шикләнелүчеләр исемлегенә кертелә.

Ләкин төп дәлил пакет эчендә була. Аны ачкач, касса чегы табалар. Әйберләр өчен банк картасы белән түләнгән. Бу карта хуҗасы шикләнелүчеләр исемлегенә кергән хатын булып чыга.

«Гап-гади хатын, ире, балалары бар, барысы да нормаль. Начар хатын түгел», — дип сөйли «Комсомольская правда» сайтының үз чыганагы.

Тикшерүчеләр белән аралашканда ул гаебен кире кага. Ләкин баласы кая югалуын гына аңлата алмый.

«Шикләнелүчеләрнең барысының да кан үрнәген алдык. Экспертиза билгеләнде», — дигән сайт чыганагы.

Генетик экспертиза нәкъ менә шушы хатын мәрхүм баланың анасы булуын дәлилләгән. Шуннан соң хатын гаебен таныган. Бала салкын тиюдән түгел, ә буудан үлгән.

«Яңа туган баланы үтерү» маддәсе буенча бу хатынны биш елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Әгәр бала тугач, ике яки анна да күбрәк көннән үтерелгән булса, «нәни баланы үтерү» маддәсе буенча 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100