Мәзәкләр: 30 сентябрь чыгарылышы

Гаҗәп дөнья инде бу! Синең бакчаң астында нефть табалар икән, ул – дәүләтнеке, рәхәтләнеп суырталар. Ә мәк табалар икән – синеке, штраф салалар.

Психолог киңәше:

Әгәр сез бик матур берәр кыз күргәнсез һәм аның белән танышырга теләп, сүз катканнан соң ул кыз баш тарткан икән, борчылмагыз. Өегезгә кайтып, оныкларыгыз белән уйнагыз — бу нервларны тынычландыра.

***

— Кичә торган идем, син янымда юк идең… Син кайда булдың?

— Ә син кайда уянган идең?

***

Хыялсыз кеше — канатсыз кош кебек: кәкәй итә ала, оча алмый.

***

Алтын туйларын бәйрәм иткән әби белән бабай ашарга утыра.

Әби:

— Вәли, син мине яратасыңмы?

Вәли, психланып, кашыгын атып бәрә:

— Галия, син нигә һәр көнне тавыш чыгарасың ул, ә?

***

Йоклый алмасагыз, эчне йомшарта торган дару эчегез. Йоклап китә алмассыз алуын, әмма нинди дә булса шөгылегез пәйда булыр.

***

Бер бабай эскәмиядә утыра. Янәшәсеннән яшь егет узып бара. Ул тәмәке төпчеген чүп савытына ата, әмма тидерә алмый, асфальтка төшә. Бабай:

— Улым, синең балаларың бармы?

Егет, бераз читенсенеп:

— Бар, икәү, ә ни булган?

Егет:

— Нигә алай дисең?

Бабай:

— Син бит төпчегеңне кулың белән атып чиләк кадәр авызлы урнага да эләгә алмыйсың, кая инде ул сиңа түшәктә «төпчегең» белән хатын-кызныкына эләгү!

***

Хөрмәтле җитәкчеләр! Сез азрак урлый алмассыз микән, без сезгә кирәк кадәрле эшләп өлгерә дә алмыйбыз.

***

Кешегә тулысынча ышанасың икән, икенең берсе була: яки тормышта якын дус табасың, яки гомерлек тәҗрибә.

***

Берәү ашыгыч ярдәмгә шалтырата:

— Кызым зеленка эчте, теле дә яшел, тешләре дә, нишләргә икән?

— Фотога төшерегез!

***

Хатынга туган көненә нәрсә бүләк итәргә икән?

— Үзеннән сора.

— Ю-ук. Минем аның кадәр акчам юк.

*** 

Коррупциягә каршы көрәш коррупциянең үзенә караганда да табышлырак шөгыль.

***

Егет кыз белән очраша. Егет сораша торгач, кызның төнге барда эшләгәнен ачыклый.

Ә-ә, алайса мин таныдым! Сез бит анда кичә эчке күлмәккә кадәр чишенеп биегән идегез!

Сез иртә киткәнсез, ахры.

***

— Мин сиңа иң яхшы елларымны әрәм иттем!

— Әйбәт бит инде!

— Нәрсәсе әйбәт?

— Минем белән үткән елларыңны иң яхшы еллар дип атавың әйбәт.

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Больницада булган хәл. Травматология бүлегендәге коллегалар сөйләде.

Бер кыз аягын сындыра. Аягына йөк асып яткыралар. Борылып ятып та булмый — ятып кына торасы. Палатада сигез кеше! Ике ай шулай ята.

Чыкканда анализлар тапшыра. Бер айлык көмәне бар икәне ачыклана.

***

Бүген бер егет маршруткада кызына тәкъдим ясады. Мин дә катнаштым.

Маршруткага мин утырганда бер егет канатлана-канатлана пассажирларга планын аңлата иде. Кайсыдыр тукталышта маршруткага кыз утырырга тиеш икән, ә егет планы буенча очраклы пассажирлар тәкъдим ясауда катнаша. Һәм иң кызыгы — бер генә пассажир да баш тартмады.

Шунысын гына аңламый калдым — нәкъ шушы автобуска кызы утырырга тиешлеген ул ничек белгәндер. Бәлки, берәр сюрприз була, утыр дип әйткәндер.

Кыскасы, пассажирлар үз эшләре белән шөгыльләнә, ә чәчәкләр тоткан егет утыргыч артына качып тора. Кыз керер алдыннан ул безгә сигнал бирә.

Килеп җиттек кирәкле тукталышка, кыз керде, утырды. Моның янына бер егет килде дә әйтә: «Беләсеңме, ул егет бит сине гомер буе көтте һәм синең белән үзенең картлыгын каршыларга тели». Шулай диде дә, китеп барды. Кыз моның артыннан гаҗәпләнеп карап калды, күзләрендә: «Нинди ахмак бу?» — дигән сорау гына калды.

Автобус йөртүче бөтен салонга кычкырды: «Ул синең малай алып кайтуыңны тели!» Ул арада бер әби сүзгә кушылды: «Ул сине генә ярата».

Мин дә сүзгә кушылдым: «Бер генә минут аерылсагыз да, ул сине сагына башлый».

Әйтергә кирәк — кыз шактый акыллы булып чыкты. Ул салонда үзенең генә бу уенда катнашмаганын аңлап алды да, йөзенә елмаю чыкты. Берничә кеше әйтеп бетергәндә ул инде нәрсә булачагын аңлаган иде бугай. Егет качкан урыныннан чыккач та гаҗәпләнмәде.

Егет кыз каршына килеп, бер аягына тезләнеп тәкъдим ясады. Кыз бик яратып елмайды:

— Риза инде! Син шундый дурак! Минем дурак!

***

Совет чорында имам булып эшләгән Әхмәтзәки хәзрәт турында истәлекләрдән.

Совет чорында төрле кешеләр Мәрҗани мәчетенә килеп, хәзрәткә уңайсыз сораулар бирәләр, шул рәвешчә, аның абруен төшерергә, мәчеткә йөрүчеләр янында хур итмәкче булалар. Бу махсус хезмәтләрнең фәрманын үтәүче кешеләр була — шулай итеп, муллаларны надан итеп күрсәтмәкче булалар.

Тапкыр телле Әхмәтзәки хәзрәт янына килүчеләр дә күп була.

Шундый кешеләрнең берсе белән булган хәлне Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт сөйли.

 «Хәзрәт, җан ияләрен үтерергә ярыймы?» — дип сорый вәгазьдән соң бер ир.

«Юк», — дип җавап бирә хәзрәт.

«Хәзрәт, ә менә сез үтерергә ярамый дип әйттегез. Мин китап укып утыра идем, бит арасына таракан керде. Мин китапны япкан идем. Хәзер нишли инде?»

«Шырт иткән тавыш чыга», — дип җавап бирә хәзрәт.

***  

Бәләкәй кыз әнисе белән музейда йөри. Бераздан кыз әнисен чыгу юлына өстери башлады:

— Әни, киттек әйдә, монда бернәрсә дә сатмыйлар!

***

Вокзал яныннан барганда минем күз алдында булды бу хәл.

Галстук таккан, пиджәк кигән бер ир яшь кенә чегән хатынының кулын тотып алды да йөзенә акыра башлады:

— Кан! Миңа кан кирәк!

Теге чегән хатыны чәбәләнә башлады. Кешеләр дә аптырап калды — бу ир нишләмәкче була? Нинди маньяк бу, диешәләр. Ә ир аның саен акыра гына:

— Ачуымны чыгарма! Миңа кан кирәк!

Тагын бер чегән хатыны йөгереп килеп, тегесен азат итмәкче иде, ир икенче кулы белән аны эләктереп алды да акырып җибәрде. Күзләренең агын әйләндерде, йөзен кыйшайтты — карарга куркыныч! Ир пышылдап кычкырды:

— Акча! Миңа яшел кошелек кирәк!

Теге хатын, ялт кына яшел кошелек сузды. Ир аны эләктереп алды да, яшь хатынга шулай ук куркыныч итеп ысылдады:

— Балдак! Балдак кирәк!

Теге хатын куркынган кыяфәт белән балдагын сузды. Ир кошелекны да, балдакны да алгач, моны җибәрде. Аннары чәчләрен кулы белән сыпырды, галстугын рәтләде дә читтә елап басып торган 16-17 яшьлек кызга кошелек белән балдакны сузды:

— Елама, кызым. Минем хатынны да талаганнары бар. Шуңа кысылмый кала алмадым, — диде ул. Һәм читтә карап торган кешеләргә карап елмайды:

— Гафу итегез спектакль өчен! Мин — драмтеатр актеры.

Вокзал янындагы тамашаны карап торган бөтен очраклы тамашачылар да кул чапты.