«Чаян» журналыннан мәзәкләр | intertat.tatar

«Чаян» журналыннан мәзәкләр

Түләүсез бүлектә укыр өчен, еш кына акча җитми башлый.

● ● ●

— Доктор мине ике атнада аягыңа бастырам дигән иде. Һәм чыннан да: дәваланып, аның өчен акча кирәк булгач, машина сату мәшәкате белән чабарга туры килде…

● ● ●

«Кулың белән язганны — балта белән чабып бетерә алмыйсың» дигән мәкаль бераз искерде. Ә хәзер «Клавиатурада язганны — арматура белән дә каерып чыгара алмыйсың», дигәне урынлырак.

● ● ●

Урыс токымнары чит илдә яши. Революционерларның токымнары чит илдә яши. Совет генсекларының токымнары чит илдә яши. Күренекле оппозиционерларның токымнары чит илдә яши. Хәзерге түрәләрнең гаиләләре чит илдә яши. Һәм үзара бөтенесе дә Россияне ничек итеп үзгәртеп кору турында бәхәсләшәләр.

● ● ●

Дөрес итеп сөйләшкәндә «ярлы-ябагай”ны «финанс мөмкинлекләре чикле булган кешеләр» дип әйтергә кирәк.

● ● ●

Адвокат клиентына киңәш бирә:

— Сезнең хәлдә иң яхшысы — хатыныгыз янына кире кайту.

— Бик кызык! Ә сезнеңчә минем өчен иң начары нәрсә була инде?

● ● ●

Берәү күршесенең перфораторыннан котылырга уйлаган. Этаж арасындагы стенага: «Җәүдәт, мин балага уздым», — дип язган. Хәзер инде күршесе борауламый, хатыны икенче көн акыра, ә перфоратор белән чагыштырганда тавышы чүп кенә.

● ● ●

Соңгы вакытта дөньякүләм мәсьәләләр шулхәтле катлауланды, бу хәлне чишәргә хәтта таксистлар да алынмый.

● ● ●

— Самокатта йөрүче яшьләр күбәйде.

— Әйе, бер аягы озынрак һәм көчлерәк буын үсеп килә.

● ● ●

— Официант, сырага чебен төшкән бит!

— Вакланып утырмагыз инде! Кеп-кечкенә чебен сырагызны күпме эчә ала инде?

● ● ●

Бер кызның Инстаграмында тун кигән бик күп фоторәсемнәр күрсәтелгән иде. Бөтенесе аны бик бай дип уйлаганнар, ә ул театрда кием элә торган җирдә эшләгән булып чыкты.

● ● ●

Хатын-кызда тыныч кына аңлап булмаслык ике фикер яши: «кызларның хәтере кыска» һәм «мин сине, кабахәт, беркайчан да онытмам».

● ● ●

Әгәр инглиз икән — ул тел йөртүче, инглиз телен мәктәптә укытучы — ул инде йоктыручымы?

● ● ●

Бер банкир — икенчесенә:

— Сезнең кассир акчагызны һәм кызыгызны алып качкан, диләр. Дөресме?

— Кызганыч, шулай шул. Ләкин ул миңа барын да кайтарачакмын дигән язу калдырган. Кызны кайтарды инде…

● ● ●

Ире — хатынына:

— Бүген автобустагы этеш-төртешне күрсәң син! Хәтта бер корсаклы хатын бала тапты.

— Исең киткән икән! Шул этеш-төртеш аркасында узган айда мин корсакка да уздым әле!

● ● ●

Психиатр янында.

— Сез үзегезнең эт икәнегезне беренче тапкыр кайчан сиздегез?

— Көчек чагымда.

● ● ●

«Мәрхәмәтле кулларга көчек һәм песи бирәм» дигән белдерүләр күп хәзер. Менә шунда, ичмасам, берсе, «Мәрхәмәтле кулларга симез сарык бирәм» дигәнен бирсен иде!

● ● ●

Шулай да без бик алга атладык! Әгәр 30 ел элек кайнар суны туктату турындагы белдерүләрне кулдан язып, ишек төбендәге тактага элсәләр, хәзер принтерда чыгарып, кубарып булмастай итеп ябыштыралар.

● Бүгенге укучыларны бөтенләй тәрбиясез дип булмый: алар укытучыларга «сез» дип эндәшәләр һәм аларның исемнәрен онытмыйлар.

● Укытучыларның урта хезмәт хакы ЛохНесс җанвары кебек — күпләр аның турында белә, кайберәүләр аның булуына ышана, ләкин чынбарлыкта аны беркем дә күрмәгән.

● «БДИ корбаннары» дигән сүз аеруча ләззәт белән МММ корбаннары авызыннан чыга.

● Түләүсез бүлектә укыр өчен, еш кына акча җитми башлый.

Кызганыч, әмма шулай

Алмаз Хәмизин

Артистлар, артистлар, артистлар… Бер карасаң, сүгеп ыргытырга була, бер карасаң — рәхмәт әйтергә… Эстрадагыларны әйтәм… Нигә, ни өчен?.. Җырлыйлармы? Җырлыйлар. Бии-бии җырлыйлармы? Бии-бии җырлыйлар. Сикереп-сикереп тә куйгалыйлармы? Куйгалыйлар. Тагын ни кирәк сиңа, диярсез… Менә шул, шул… Миңа алай кирәкми. Миңа зәвыклы кирәк, миңа чын татарча кирәк, миңа акырыпбакырып җырлау кирәкми. Миңа күңелне юата торган җыр-моң агылсын сәхнәдән, радиодан, телевизордан. Минем җаным шуны тели, моны мин генә түгел, бөтен татар тели, милләт тели. Юк, халыкка төрле җыр кирәк, дисезме? Миңа да төрле җыр кирәк, ләкин ул мәгънәле сүзләрдән торырга тиеш лә, көе дә уйландырсын, сагышны бассын, яки күңелне җилкендерсен! Бар бит алар, диярсез. Әйе, бар алар. Һәм бик күп тә. Әмма аны ишетергә, тыңларга зарыккан бәгырьләр өзлегәләр. Рәхмәт «Тәртип» радиосына. Тагын үз дулкынында суына башлаган йөрәкләргә җылы сулышын өрә-җылыта, назлый-иркәли. Сагындырган ул җыр-моңнар. Кара син аның матур шигъри сүзләрен, баянгармуннарның ипле итеп кенә шул сүзләр белән сөйләшеп барганына хәйраннар калырлык бит! Җырчының җанытәне сихри музыка дөньясына күчкән бит! Баш очындагы калфагында, түбәтәендә, кәчтүмендә миллилек балкып тора, күлмәгенә Ай нурлары төшкән безнең самими осталык, читегендә әйтерсең лә сандугачлар биешә. Онытылып озак карап торсаң, күз тияр төсле. Алар бит безнең кызлар, егетләр! Юклык заманында мәдәниятебызне үрелеп җитеп булмас биеклеккә күтәргән затлар. Шуңа ирешергә кирәк, шуннан туплыйк егәрне, көчне-куәтне һәм, әлбәттә, сәнгатьне! Илһамнар, Әлфияләр тудырган халык бит без!

Шундый алтын-зөбәрҗәтләрне хәзер тәрбияли алабызмы соң? Юктыр, мөгаен… Аның өчен Илһам кебек — балачактан җәберләнеп үсү кирәкме? Әлфия кебек ятим булыпмы? Юк, юк, юк!.. Ходай язмасын! Әмма хакыйкатьне күрми китү мөмкин түгел.

Үзгәрде, җәмгыять, үзгәрде тормыш — ни әйтергә белмәссең, әйбәткәме-начаргамы? Ләкин шунысы ачык: башка дөньяда яшибез, җәмәгать!.. Кешелек сыйфатлары кими бара, кемнәрнеңдер зур уңышка ирешүе дә сөендерми, хыяллар мохтаҗлык белән киселгән, максатлар турында уйлаган берәр адәм бар микән? Күзләрдән нур качкан, җаннардан иман, киләчәк күренеп торган офыкка кадәр генә.

Җырларда — «яратам», «сөям»… Ә тормышта — киресе. Шигырьләрдә шул гына, хикәя, повесть, романнарда. Ник бер сокланып заман героен укыйм? Юк бит, юк ул. Элек «әллә кем» булып йөргән иҗатчылар «халык шагыйре», «халык язучысы», «халык артисты» булып беттеләр.

Инде берничә мәртәбә басылып чыккан әсәрләрен яңа тышлыкка түшәп, калынкалын китаплар чыгардылар. Матбугатта ник бер хикәясе басылсын. Язмыйлар. Беттеләр. Халык белән аралашмыйлар, дөнья хәлен белмиләр. Акчалары бар, хөкүмәт биреп тора. Хәзер аларга язмау, ягъни «эндәшмәү» — алтын. Бар бит шундый мәкаль. Менә тагын берсен әйтеп үтим: «Мәче симерсә, тычкан тотмый» дигәне. Болар да шулай булды, ахрысы.

Артистлар, дип яза башлаган идем бит. Ә болары «могҗиза» инде. Ни җырлаганнарын үзләре дә белмиләр. Алдарак әйтеп киткәнемчә, мәхәббәт — аларның репертуарында. Йә — «әни», бала тапса — «бәби» турында. Җырның сүзләре хакында сүз куертасым килми — бернинди тәрбияви, әхлак, намус, вөҗдан мәсьәләсе кузгатылмый. Яшәешебез турында да уйлашулар, җыр белән кеше күңелендә оптимизм уятулар да чагылмый анда. Яңа җырларны кочаклап ыргыталар алар экранга һәм эфирга. Ә халык гөрләп кул чаба. Уйлыйлардыр: «Шушылайдыр инде хәзер, без артта калганбыздыр, менә бит ничек шәп сикерә, менә бит хатыны белән җырлый… Ай колагым, уф йөрәгем, Алла, Алла, башым!..»

Менә шулай итеп, шундый җырлар белән зур бер залда концерт куялар да, түрәләрне чакырып, икенче көнне зур сарайда кулын кысып, «Халкыбыз өчен» зур хезмәт күрсәткәнгә дип, «халык артисты» исемен алалар. Бер уйласаң, ярый әле алар бар… Үзләре җыр язалар, үзләре көен, үзләренә үзләре кул чабалар.

Мирзаһит тормышыннан

Зөлфәт Шаһиәхмәтов

Чия

Мирзһитның йорты янында зур чия агачы үсә. Бер елны ул бик куе, яфраклары да күренмәслек итеп чәчәк ата. Чия бар кешене сокландырып, актан киенгән яшь кәләш кебек тора. Шул вакытта күршесе Вәли Мирзаһитның балтачүкеч тотып, агач янында маташканын күреп ала.

— Нишлисең, күрше, койма төзисеңме әллә? — дип сорый ул.

— Күрәсең бит, ничек чәчәк ата, малай-шалай чия урларга йөриячәк бит. Чара күреп куярга кирәк.

— Ә нигә шулхәтле ком ташыдың?

— Барыбер йөриячәкләр бит. Коймадан егылган чакта йомшаграк булсын диюем, — дип җавап биргән Мирзаһит күршесенә.

Нихәтле мәшәкать…

Авылда Сәгыйрь исемле кеше була. Өй салырга теләми, хатыны белән кәкрәеп беткән җимерек йортта яши бу. Авылдашлары әллә ничекләр үгетләп карыйлар: төзегәндә ярдәм тәкъдим итәләр, хәтта уңайлы урынын да табып бирәләр.

— Үгетләмәгез, кирәк түгел миңа өй. — Ә мин шәһәргә китәргә уйласам? Нихәтле мәшәкать бит…

Аның хатынын жәллиләр, ә Сәгыйрь үзенекендә тора:

— Төзеп куярмын менә, ә ул янып китсә… Нихәтле мәшәкать…

Авылдашлары аның белән берни дә эшли алмый. Беркөнне моның янына Мирзаһит килеп, янәшәсенә утыра. — 

Тыңла әле, Сәгыйрь, менә төнлә син йоклаган чакта бу абзарың җимерелеп төште ди. Без бит сине зиратта җирләмәячәкбез. Мәңгегә шушында ятып каласың…

— Нигә алай? — дип гаҗәпләнә Сәгыйрь, авызын ачып.

— Уйлап кара — сине башта казып чыгарырга, аннан соң күмәргә кирәк булачак. Нихәтле мәшәкать бит бу…

Сәгыйрь тирән уйга бата. Ә берничә атнадан аның ягыннан балта тавышын ишетәләр — ул өй сала башлый. Мәшәкатьләр аны инде куркытмый…

Кунакчыл килен

Беркөнне Мирзаһит эшләре буенча күрше авылга барып чыга. Берьюлы улының гаиләсе белән күрешеп чыкмакчы була. Баскычта ук аны килене каршы ала:

— Без бүген идәнне буяган идек, керергә ярамый…

«Ярый инде, була торган хәл», — дип уйлый Мирзаһит, һәм дуслары янына китә.

Икенче килүендә дә аны ишегалдында килене каршы ала:

— Бүген дихлофос белән чебен агулаган идек, бөтен өйне бастылар! Үзебез дә кермибез…

Бу юлы да Мирзаһит дуслары янына китә.

Өченче тапкыр барганда ул үзе белән бик зур ике кавын алып илә. Килене аны ерактан ук күреп алып, кул болгый, үзе янына чакыра.

— Беләм, беләм, — дип кычкыра аңа Мирзаһит. — Бүген сез таракан агулыйсыз икән дип ишеттем!

Һәм турыдан-туры дуслары ягына юл тота.