Мәзәкләр: 23 сентябрь чыгарылышы

Лайфхак: Әгәр сез бик нык аргансыз һәм йокларга телисез икән, балаларыгызга: «Ярты сәгатьтән мине уятыгыз да, өйне җыештыра башлыйбыз», - дип әйтегез. Сезне уятмас өчен алар шыпырт торачак.

Мона Лизаның серле елмаюын күрәсегез килсә, хатыныгызга: «Хезмәт хакы кая китеп бетте ул?» — дигән сорау биреп карагыз.

***

Югары уку йорты. Вәли имтихан бирергә керә. Моның иң оятсыз һәм иң надан студент икәнен бар да белә. Карт профессор моңа сорау бирә:

— Вәли, минем бер генә соравым бар. Җавап бирә алсаң, сиңа «бишле». Яңгыр суалчанын җиргә кадаклап буламы?

— Була, билгеле! Эбоксид келәй белән катырасың да кадаклап куясың.

Профессор зачетканы алып кала, икенче көнне килергә куша. Икенче көнне Вәли зачетканы алырга килә. Профессор:

— Вәли, миннән сезгә — «бишле» һәм зур рәхмәт! Шуңа өстәп хатынымнан зур рәхмәт һәм менә бу конфетлар — бүләккә!

***

— Нишләп Советлар Союзы заманында колбаса аз иде?

— Чөнки аны иттән ясаганнар.

***

Ир белән хатын-кыз дус икән, димәк, барысы да инде үткәндә калган. Яки аларның барысы да әле киләчәктә булачак.

***

Бер ир табибка килә, хатыныннан зарлана — менә инде 7 ай йокламыйлар икән… Табиб хатынын чакырырга куша.

Хатын килә дә сөйли башлый. «Менә инде 7 ай мин яңа эштә. Хезмәт хакы юк, ә эш урыны еракта. Очраклы машинага утырып барырга кирәк. Акча юк, шуңа күрә машина йөртүчеләр: „Натура белән түлисеңме?“ — дигәч, түләргә туры килә. Ә директор явыз, штраф салырга гына тора. Чираттагы хата килеп чыккач, „Штраф түлисеңме, натура беләнме?“ — дигәч, түләргә туры килә. Кайтканда шулай ук таксига утырып кайтасы. Шушы хәлдән соң минем инде ир белән йокларга хәлем каламы?»

Табиб уйланып тора да: «Ярар, аңладым. Ә иреңә шушыны сөйләп бирәсеңме, әллә натуралата гына дәвалыйбызмы?»

***

Ир кеше бүре кебек булырга тиеш — яки ялгыз, яки яраткан бүресе белән. Ә кәҗәләр артыннан чабып йөргәне бүре түгел, тәкә.

*** 

Робин Гуд өйләнгәннән соң байлардан талап алганы хатыныннан артмый башлады.

***

Мин телевизор карарга яратмыйм. Карак түрәләр коррупциягә каршы көрәш турында сөйли, фахишәләр мәхәббәт турында җырлый. Ничек карап булсын?

***

Вокзалда ихлас үбешүләр ЗАГСтагыга караганда күбрәк. Ә больницада ихлас ялварулар мәчеттәгегә караганда күбрәк.

***

Ир-ат теләсә, бөтен нәрсәне дә эшли.

Ир-ат теләмәсә, берни дә эшләми.

Ир ат теләми, әмма эшли икән, димәк, өйләнә инде.

***

16 яшьлек кыз үзенең авырлы булуын әйтә. Гаилә шок хәлендә, әнисе волидол эчә, әтисе арлы-бирле йөренә… Барысы да гаепле егетнең килгәнен көтә.

Берзаман подъезд төбендә кызыл «Феррари» килеп туктый, аннан искиткеч бай киенгән ир чыга. Ул фатирга керә һәм сөйли башлый: «Мин миллиардер, гаиләм бар, шул сәбәпле сезнең кызыгызны ала алмыйм. Шуңа күрә болай итәбез. Балага анализ ясыйбыз, малай була икән, мин кызыгызга вилла сатып алып бирәм, ай саен 1 миллион сум түләп барам, ул минем варисчым булачак, чөнки минем улым юк. Кыз була икән, мин шуларга өстәп ике завод та бирәм, чөнки гомерем буе кызым булуын теләдем. Әгәр инде кызыгыз миннән авырлы түгел, ялганлап кына әйткән икән…» Әти кеше миллиардерның җилкәсенә кулып куя:

— Ул очракта инде син аның белән тагын бер тапкыр йоклыйсың.

***

Бер ир чалбарын юа:

— Берәүгә дә ышанырга ярамый, берәүгә дә… Хәтта үз-үзеңә дә…

Юуын дәвам итә.

— Ә бит мин беркем дә хәтта ишетмәс тә дип кенә уйлаган идем.

***

Тормышта булган хәлләр

Шахтада булган хәл. Бер ир эш вакытында бүленеп ашарга бик каты ярата. Ә мастер эш вакытында бүленгәнне бер дә яратмый. Шулай, теге ир мастерны күреп ала да, каушавыннан банкасын түгә. Ә банкада баклажан икрасы була.

Мастер килеп чыга, моның эшләмәгәнен күрә дә, кычкырмакчы булып авызын гына ача, теге ир:

— Карагыз әле! Кемдер бәдрәфкә дә барып тормаган, шушында гына утырган, — дип баклажан икрасын төртеп күрсәтә. Мастер борынын җыера. Ә теге ир дәвам итә — бармагын тидереп ала да, теле белән ялый: «Әле генә эшләп киткәннәр, җылы әле». Мастер укшый башлый.

Икенче көнне мастер тагын килеп чыга. Бу ирне күрүгә кычкырып җибәрә: «Күземә күренмә!» Шахтаның бу өлешенә мөмкин кадәр азрак килә башлый.

***

Юрист Анатолий Фёдорович Кони (1844 -1927) белән булган хәл. Классташына пычак кадаган гимназистка хөкем чыгарыла. Пычак кадаган гимназист бөкре була, классташы аңа берничә ел дәвамында көн саен «Бөкре» дип үртәгән була.

Кони суд залына килеп керә һәм присяжныйларга дәшә:

— Исәнмесез, хөрмәле присяжныйлар!

— Исәнмесез, Анатолий Федорович!

— Исәнмесез, хөрмәтле присяжныйлар.

— Исәнмесез, Анатолий Федорович, — присяжныйларның берничәсе генә дәшә.

— Исәнмесез, хөрмәтле присяжныйлар!

— Исәнмесез инде, Анатолий Федорович!

Кони исәнләшүен дәвам итә. Присяжныйлар башта көлә, аннары нервлана башлый. Ахыр чиктә алар «бу дивана адвокатны урамга чыгарып атыгыз» дип котыра башлый. Судта катнашкан башка кешеләр дә тавыш чыгара. Шунда Кони сүз ала:

— Ә бу бит нибары 37 тапкыр гына булды…

Пычак белән кадаган гимназист аклана.

***

Зур хис

Алмаз Хәмзин

Үзем уйлап чыгармадым,

Берәүгә дә ят түгел…

Яши торгач, шаклар каттык —

Син дә мин ярлы бүген.

Кай арада талаганнар,

Алдаганнар безләрне.

Дус та түгел, ят та түгел —

Партийныйлар үзләре.

Хәзер инде болар безгә

Яшәү җаен өйрәтә.

Һәркем үзенчәгә борып,

Кануннарын төзәтә.

Кай арада җыен әтрәк —

Дәү депутат булганнар.

Үзләренең байлыгы аз,

Хатыннары — уңганнар!

Җанкайлары — бизнес-леди,

Губернатор — ирләре.

Ирләренә караганда,

Чиксез зур керемнәре.

Халыкта шундый мәкаль бар:

«Кешенекен санама!»

Безнекен талаган мал ул,

Хәләл түгел ләбаса!..

Искәрмә:

Пенсиясен хатын миннән

Ике меңгә күп ала.

Юктан да кешедә зур хис —

Президентлык уяна!..