Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «Синең белән разведкага барырга була. Кайтуың гына икеле»

Казанда кар яугач, ЮХИДИ инспекторларының урамга чыкмаска тырышыгыз дигән үтенечләрен коммуналь хезмәтләр генә тыңлады.

news_top_970_100
Мәзәкләр: «Синең белән разведкага барырга була. Кайтуың гына икеле»
"Чаян" журналы

Ике ир сөйләшә:

Син беләсеңме, сезнең подъездда яшәүче профессор Галия фахишә булып та эшли икән!

Кит аннан! Ничә еллар инде фахишә кирәк булганда аны чакыртам, профессор икәнен ишеткән дә юк иде!

 ***

 Гогольнең «Үле җаннар» әсәренең заманча варианты:

Чичиков хуҗалары ташлап киткән аккаунтларны сатып ала да, «накрутка» ясап, үзен укучылары бик күп булган блогер итеп күрсәтә. Аннары ул татар телен үстерәм дигән сәбәп белән дәүләттән акча ала да рәхәт яши башлый.

 ***

Элек интим белән шөгыльләнгәндә генә чыгара торган авазларны йокыдан торганда да чыгара башлагач, картая башлаганымны аңладым.

 ***

Борынгы Фарсы дәүләте җитәкчеләре идеяләрне ике тапкыр уйлаган. Башта — исерек баштан, аннары аек килеш. Ике очракта да идея яхшы булып тоелса гына аны тормышка ашырганнар.

Безнең Дума депутатлары беренче ысулны гына куллана бугай…

 ***

Росстат хәбәр итә:

Шикәр комы 60 процентка артты, май — 25, он — 30, ярмалар — 20, шәһәр транспорты — 15, бензин — 10.

Инфляцияне белү өчен шуларның барысын кушабыз да бүләбез. Ничә чыга?

Ә менә Росстат мәгълүматлары буенча, инфляция — 3,3 процент.

Әллә алар начар математиклар, әллә безнең математика дөрес түгел.

 ***

Татарстан коронавируска каршы үз вакцинасын әзерләүне тукттаты. Татарлар нәрсә генә ясаса да, чәй килеп чыга.

 ***

Заманага рәхмәтле булыгыз! 36 кадрлы пленка алып, аның проявкасы өчен акча түләсәгез, салатыгызны ун ракурстан төшерә алмас идегез.

 ***

Шыгырдан. Әти кеше малаена акыл өйрәтә.

Улым, ирләрчә сөйләшик әле. Син мәктәпне бетереп, Казан университетының юрфагына укырга китәсем килә дигәч, без әниең белән каршы килмәдек. Аннары аспирантурада калам дигәч тә акча түләргә риза булдык. Бер вуз белән каласым килми дигәч, Мәскәүгә укырга җибәрдек. Министрлыкта эшлисем килә дигәч, Нижгардагы туганнарым белән сөйләшеп, анда да урнаштырдым.

Син инде буй җиттең, ачыклап бетерергә вакыт. Син хәзер ит сатарга җыенасыңмы, тире белән шөгыльләнәсеңме?

 ***

Гаҗәп — балта остасына барасың, бөтен җирдә йомычка аунап ята, чәчтарашка барасың — чәч. Ә банкка барасың, идәндә бер тиен дә ятмый.

 ***

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Минем бер танышым бар иде. Аның исемен Алия дип атыйк.

Алия үсмер чагында ангина белән авырый һәм аның тавышы ирләрнеке кебек калынга әйләнеп кала. Үзе кечкенә генә гәүдәле, нәфис кенә кыз, ә тавышы автосервиста эшләгән мужикларныкы кебек.

Шушы тавыш Алиянең тормышын бозды. Егетләр аның белән танышырга тели… авызын ачуга ук куркып качалар. Алия күпме яшь түкте, дәваланып карады — әмма юк, зыян килгән тавыш ярыларын төзәтә алмады.

Институт тәмамлап, эшкә урнашкач, Алия «шәп егет белән танышу» турындагы хыялларыннан бөтенләй баш тартты. «Нинди булса да ярый» дип очраша башлады ирләр белән. Әмма танышуы бер кичтән дә артып китми иде аның. Интернетта «минем тавышым ирләрнеке» дип кисәтә, егетләр риза да кебек… Әмма бер кичтән соң алар югалалар. Якын дусты булгач, мин сәбәбен белә идем, билгеле. Алиябезнең интим вакытында хисләрен тыя алмый торган гадәте бар иде. Кызның ирләрчә тавыш белән сөйләшүенә риза булган егетләр дә интим процесс вакытында ирләр тавышы белән кычкырганны кабул итә алмый булып чыкты.

Бернинди ир таба алмаячагы белән ризалашып, бөтен тормышын карьерага багышлагач тапты Алия үзенә тиң парны. Бер автосервиска кергәч, слесарь егеткә сүз ката. Тегесе начар ишетә булып чыга. Ул кешенең ни әйткәнен аңлар өчен авызына текәлеп карый торган була. Ирененә карап текәлгән егетне күргәч, Алиянең күңелендә өмет кабына, ул башлап үзе беренче адым ясый. Кыйммәтле машиналы кызга слесарь егет сүз ката да алмаган булыр иде, билгеле.

Инде өченче балалары туарга тора. Бик матур гаилә! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100