Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 21 сентябрь чыгарылышы

«Якутиядән кайтканнан соң унитазга утыргач, „арты җылыда“ дигән сүзләрне туры мәгънәсендә аңларга кирәк икәнен белдем», — дип сөйләде танышым.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 21 сентябрь чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

— Доктор, миңа хәзер шәраб эчәргә ярыймы инде алайса?

— Ярый.

— Бар да яхшы?

— Юк, бар да начар.

***

— Әти, нигә син кызың туган көнгә барган саен эчә дип уйлыйсың? Мин аектыр бәлки?

— Чөнки мин синең әниең.

*** 

— Нигә кәләш ак, кияү кара киемнән?

— Ак көчләрнең кара көчләрне җиңүен күрсәтү.

*** 

— Ир белән хатын урманда йөриләр. Хатыны:

— Менә монда ашарга утырсаң да була бугай.

— Әйе, 50 миллион кырмыска ялгыша алмый торгандыр.

*** 

Поездда пассажир проводница янына килә:

— Тагын бер стакан чәй бирегез әле?

— Сез инде унынчы стакан чәй сорыйсыз. Күпме эчәргә була?

— Миңа эчәргә түгел, юрганга ут капты.

*** 

— Әни, әти яшь вакытында бик оялчан булган ди, дөресме ул?

— Дөрес булмаса, сиңа хәзер биш түгел, инде ун яшь булыр иде.

*** 

Беренче тапкырдан килеп чыкмаса, парашют спорты сезнеке түгел.

*** 

Җырчы табиб янына килә:

— Чишенергәме?

— Юк, мин кичә сезнең концертыгызга барган идем.

*** 

Подъездда язу:

Лифт ватылды, якындагы лифт — күрше йортта.

*** 

— Үбешкәндә 5 миллион микроб эләктерәсең икән.

— Әмма бит шуның кадәреннән үк котыласың да.

*** 

Командировкадан кайткач, ир этен чакыра:

— Кемдер минем хатын янына килдеме?

— Һау!

— Ир кешеме?

— Һау!

— Нәрсә эшләделәр?

— Һа-һа-һа.

— Озакмы?

— У-у-у-у-у-у!!!

 ***

Пляжда ике кыз сөйләшә:

— Ник шулай ябыктың?

— Ирем хыянәт итә.

— Аерыл!

— Тагын бер биш килограммны ташлыйм инде.

 ***

Никахтан соң егет мулла янына килә:

— Күпме акча түлисе?

— Никах өчен акча алмыйбыз инде… Садака итеп бирәсегез килсә генә.

— Күпме бирәсе?

Мулла, ни әйтергә белми тора да:

— Хатыныгыз никадәр матур, шулкадәр.

Кияү, кесәсендә актарына-актарына да, муллага ун сум суза. Мулла кәләшнең йөзенә күтәрелеп карый да, кияүгә биш сум суза:

— Сдачаны ал.

*** 

Балачакта велосипедың да булмаган, хәзер «Бентли»да йөрисең икән, барыбер мактанма. Синең бит балачагыңда велосипедың да булмаган.

***

Хатын ире белән такси туктата.

Хатын:

— Базарга бару ничә сум тора?

— Йөз сум.

Ә ирем белән күпме?

— Ирең белән дә йөз сум.

Хатын — иренә:

— Әйттем бит мин сиңа син бер тиен дә тормыйсың дип.

*** 

— Вәли, мин нишләп карыйм икән? Хатын көн саен секс таләп итә. Ә мин бит инде яшь түгел…

— Әйттем бит мин сиңа, Гали, яшь һәм куркыныч хатын алма дидем. Сиңа хәзер беркем дә булышмый инде.

 ***

— Ник елыйсың, Вәли?

— Институттан кудылар.

— Елама! Солдатлар еламый.

Тормышта булган хәлләр

Ире гинеколог булып эшләгән хатын сөйләде. Бу авырга уза. Иренә әйтергә кирәк дип уйлый, өлгерми кала — кунаклар килгән. Мәҗлеснең бер уртасында ир хатынын бастыра һәм тост әйтә: «Бездә бик шатлыклы вакыйга, минем хатыным авырлы, без бала көтәбез!»

Иренә шатлыклы хәлне әйтәм дип көн буе куанып көткән хатынның бөтен кәефе бетә — ире барысын да белеп тора икән бит.

*** 

Бер кыз сөйләгәннән:

Метрода утырып барам. Каршымда бер лейтенант егет миңа шундый матур итеп елмаеп карый. Бу минем белән танышырга тели, чыккач, сүз катачак дип уйлап барам. Якын килергә ояла, күренеп тора, ә сөйләшәсе килә…

Мин чыгарга кузгалдым, бу да кузгалды. Чыктык, барам, егетне сизеп торам — артымнан бара. Килде, янәшә атлап бара. Ә мин борылып карамыйм, ничек сүз катачагы кызык. Ул сак кына җилкәмә кагылды:

— Матур кыз, гафу итегез, бер сүз әйтергә ярыймы?

— Әйтегез… — дип елмаям.

— Сез күлмәгегезне кире ягы белән әйләндереп кигәнсез.

Ничек кайтып җиткәнемне хәтерләмим. Шул хәлдән соң бүтән метрога төшкәнем юк, троллейбус белән йөрим.

*** 

Кеше әгәр бу сүзләрне егерме ел элек әйтсә, аны психушкага алып китәрләр иде…

— Мин урманда булам, шалтыратырсың.

— Синең белән сөйләшә-сөйләшә кулларым туңып бетте инде.

— Мин синең хикәяңне ялгыш сөртеп атканмын.

— Почтама керә алмыйм.

— Мин сиңа әле генә хат җибәрдем, укыдыңмы?

— Мин телефонны өйдә онытып калдырганмын.

— Телефонга акча сал әле.

— Әйдә аның туган көненә кинотеатр сатып алып бирәбез.

— Мин нимесләр ягында уйнадым.

— Телефоныңда сана әле, ничә сум була икән.

— Папкага башка төрле исем куш.

— Малай армиягә китте, шалтырат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100