«Чаян» журналыннан мәзәкләр | intertat.tatar

«Чаян» журналыннан мәзәкләр

Безнең халык — иң хезмәт сөючән халык! Атна буе тир түккәннән соң, ул гына көрәк тотып бакчада ял итә.

● ● ●

Ир белән хатын аерылышалар.

— Сәбәбе нинди? — дип сорыйлар алардан.

— Көч кулланып, кыерсыту.

— Кем кемне кыйный соң?

— Кайчан ничек.

● ● ●

— Кызыкай, сезнең әниегезгә кияү кирәк түгелме?

— Юк, без әле элеккесенең дә миен ашап бетермәдек.

● ● ●

Ресторанда. Официант:

— Ханым, сезнең ирегез өстәл астында нишләп утыра?

— Ул минем ирем түгел. Минеке әнә ишектән кереп килә.

● ● ●

— Мин алты яшемнән үк фортепьянода уйнап акча эшли башладым.

— Концертлардамы?

 — Юк, өйдә. Мин уйнамасын өчен, күрше көн саен акча түли иде.

● ● ●

— Ни өчен сез урманның тыелу зонасында затлы торак комплексы төзелешен туктата алмадыгыз?!

— Кулларым буш түгел иде, миңа күтәрмәслек чемодан китереп бирделәр.

● ● ●

Пластика хирургы йөзен яшәртергә теләүче ханымга аңлата:

— Әгәр дә таләпләрегезне үти алмасак, төп-төгәл кайтарып бирәчәкбез…

— Түләгән акчанымы?

— Юк, кыяфәтегезне!

● ● ●

Урам буйлап оныгы белән бабай бара. Карасалар, каршыларына укытучы килә. Бабасы — оныгына:

— Кач, тизрәк! Син бит бүген мәктәптә булмадың!

Оныгы:

— Син үзең кач. Мин сине үлем хәлендә ята, дидем.

● ● ●

— Чибәркәй, сез гороскоп буенча кем?

— Балык, ә сез?

 — Балыкчы.

● ● ●

Авыл. Ике хатын кычкырыша:

— Синең кәҗәң безнең бакчадагы бөтен кәбестәне ашап бетергән!

— Һай, харап булган икән! Ә менә синең тавыкларың йомыркаларын безнең печәнлеккә менеп сала. Мин әйтмим, түзәм бит әле.

● ● ●

Безнең халык — иң хезмәт сөючән халык! Атна буе тир түккәннән соң, ул гына көрәк тотып бакчада ял итә.

● ● ●

— Доктор, ә түләүле операция бик кирәкме?

— Әлбәттә, кирәк. Ул операцияне ясамасак, Альп тауларында чаңгыда шуу мөмкинлеге булмаячак бит.

— Миңа бит чаңгысы да, таулары да кирәкми.

— Күгәрченем, сүз бит сезнең турыда бармый.

● ● ●

— Директор әфәнде, мине кайчан ялга җибәрәсез инде?

— Ял, ял… Азды хәзер халык. Җәй буе тәрәзә янында саф һава сулап утырасың бит инде. Тагын нәрсә җитми сиңа?

● ● ●

Барлык хатыннар да кияүгә яхшы ирләргә чыга, ә кабахәтләре белән аерылышалар. Сорау: яхшыдан кабахәткә әверелерлек нинди этлек эшлисез соң сез аларга?

● ● ●

Бай булу өчен зур хезмәт хакы алып эшләү түгел, ә хезмәткәрләргә аз түләү уңайрак.

● ● ●

Иренең балыкка барырга җыенуын күреп, хатыны кызып китә:

— Нәрсәсен яратасың соң син шул балыкның?

— Сөйләшмәвен! — ди ире.

● ● ●

— Кирәк бит! Әле күптән түгел генә йомырка 50 тәңкә тора иде, ә хәзер инде 70!

— Әйдәгез минем белән, гражданин!

— Бу бит дөрес! Нигә мин сезнең белән барырга тиеш?!

— Законсыз мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән өчен.

● ● ●

Акция! Бакчамда, бушка, балык тотар өчен яңгыр суалчаннары казып алырга рөхсәт итәм… Ашыгыгыз! Тәкъдим итү чикле — 4 кенә сутый калды!

● ● ●

Төнлә теш табибының фатирына талаучы керә һәм аннан акча таләп итә.

— Кызганычка каршы, — ди табиб, — хәзер өйдә акчам юк шул. Ләкин болай гына чыгып китәргә теләмәсәң, бушлай тешеңне алдырырга була.

Сүз иярә сүз

● Хастаханәгә эләккәнсең икән, исеңдә тот: иң мөһиме – дәвалана башлаганчы ук терелеп чыгарга тырышу.

● Яңа диагноз барлыкка килде: симптомсыз авыру. Элек алар сәламәт дип аталалар иде.

● Гомернең беренче яртысын сәламәтлегең синең өчен эшли, икенче яртысын – син аның өчен.

● Кайберәүләр һәр көн иртән башларын төзәтә-төзәтә башларын югалталар..

Юкка әйтмәсләр...

Бер мәсьәләне хәл итү яңа мәсьәләләр тудыра.

Бер әйберне чистарту өчен, башка әйберне пычратырга кирәк. Берәр нәрсә эзли башласаң, һәрвакыт эзләмәгән әйбер табыла.

Күршедәге чират тизрәк бара.

Әгәр тырнакларыңны киссәң, бер сәгатьтән нәрсә дә булса кырырга кирәк булачак.

Учакның кайсы ягына утырсаң да, төтен синең якка килә.

Теш һәрвакыт ял көненә каршы сызлый башлый.

Яхшы белгеч – кагыйдәләр бу- енча ялгышучы кеше.

Югалган әйбер актарган иң соңгы кесәдә табыла.

Сызгыра-сызгыра көлделәр

Мидхәт Садыйков

Бүген майның егерме бише. Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәсе булырга тиешле көн…

Кәримнең лаеклы ялга чыкканына быел бер ел була, каядыр ашыгасы урыны юк, шулай да гадәттәгечә иртә тора. Күңеле белән мәктәптә булгангадыр инде. Бүген дә менә тантаналы кичәгә чакырырлар дип өметләнгән иде, тик эндәшүче булмады. Мәгариф системасында хөсетлек, көнчелек, җитәкчелеккә ялагайлык зур инде. Кәрим андый була алмады. Атнасына ничә сәгать куялар, шуңа риза булып эшләвен белде. Сыйныфындагы балаларын яратты. Алар белән эшләгәндә дөнья мәшәкатьләрен оныта торган иде. Бигрәк тә әдәбият дәресләрендә. Нинди генә темага, образлар дөньясына кереп китсәләр дә, алар өчен вакыт җитмәде. Үз предметын бик яратып эшләсә дә Кәрим, эчтән генә биология-зоология фәнен укыткан укытучыга кызыгып яшәде. Кайчан карама алар табигать кочагында булыр иде… Нинди генә экспериментлар үткәрмәсләр. Бер караганда, алар микроскоп аша икенче дөньяга кереп китәрләр, икенче караганда, тәҗрибә участогында үсентеләр тирәсендә кайнашырлар, пычрана-пычрана шуларны утырткан, су сипкән булырлар иде. Көз көне үзләре үстергән уңыштан күргәзмә оештырырлар иде. Ни әйтсәң дә образлар эчендә хыялланып утыру түгел инде. Лаеклы ялга чыгып, әйләнә-тирәне күзәтә башлагач кына күңеленә килгән фикерләр иде болар. Юк, үткән гомергә үкенмәде ул. Оныкларын мәктәпкә озаткач, Кәрим янә ишегалдына чыкты. Бакчаның аргы башыннан урап килгәндә, сыерчыкларның чыр-чу килгән тавышын ишетеп туктап калды. Сыерчык баласы оядан яртылаш чыккан да тирә-юньне күзәтә, үзе бертуктаусыз шыңшый-чәрелди. Атасымы, кайсыдыр шунда, өстәге ботакка кунып, баласын очарга өнди. Кәримгә кызык булып китте. Аның гомерендә бер тапкыр да кошларның бала очырганын күргәне юк иде әле. Шуңа да читтән генә кошларны күзәтә башлады. Апрель башларында гына җылы яклардан килгәннәр иде югыйсә, кай арада бала чыгарып, үстереп җитешкәннәр. Менә зоологияне белмәсәң, дип уйланып куйды. Ул арада теге сыерчык баласы тәвәккәлләде. Тик ерак китә алмады, куян оясы өстенә төшеп капланды. Ә ул тирәдә гел күршеләрнең бур песиләре йөри. Кәрим ярдәмгә ашыкты. Нәни кош баласын тотып алды, аның чәрелдәвенә, ычкынырга тырышып талпынуына карамастан, лапас эченнән бакча ягына алып чыкты. «Тормыш шулай башлана инде ул, кая кара дошман», — дип сөйләнә-сөйләнә кошчыкны яссы итеп ябылган түбәгә җибәрде. Моннан аналары аны бик тиз табып алырлар иде кебек аңа. Әмма кош балаларына да туганчы ук саклану инстинкты салына икән шул. Ачык урында калырга ярамаганга күрә ул шунда ук нәни канатларын җилпеп, җиргә очып төште дә юеш үлән арасына кереп югалды. Ник бер тыны чыксын. Ун-унбиш минуттан соң гына аның чәрелдичәрелди күршеләр бакчасына кереп киткәнлеге беленде. Шунда тагын бер кызыклы фактка тап булды Кәрим. Кош баласын югарыдан, тургай кебек талпынып, чыпчык озата бара, үзе: «Балагыз менә монда, исән-сау» дигән сыман бертуктаусыз чыркырдый иде. Бу ике төрле кошның бер-берсенә ярдәм итүеме, әллә ояның аларга калуы өчен «ялагайлану» идеме, монысын алар үзләре генә белә торгандыр.

Икенче көнне дә шундыйрак хәл кабатланды. Сыерчыклар икенче балаларын очырды. Монысын да Кәрим күреп торды. Һәм янә ярдәмгә ашыкты. Юньләп оча алмаган кош баласын тотып, ачык урындагы үләнгә җибәрде дә аның шыңшый-шыңшый канатын нәҗестән арындырырга тырышуын күзәтмәкче иде. Әмма озак хисләнеп торырга туры килмәде. Күршеләрнең бакча өстеннән очып килгән тилгән күренде. Кулындагы тырмасын болгамаган булсамы… Өстенә очып килгән олы коштан Кәрим үзе дә бераз шүрләде шүрләвен, әмма сыерчык баласын тотып калырга өлгерде. Аннары аны кичә тегесе кереп югалган үлән арасына таба очырды.

Ике-өч көн үттеме микән, сыерчык оясына беркетелгән ботаклар өстендә алар дүртәү утыралар иде. Чыр-чу килеп сөйләшкәндәй итәләр, ара-тирә сызгыргалап куялар. Шул ук вакытта алар Кәримне күзәтәләр дә, аңардан көләләр дә кебек иде. Боларга өстәп:

 — И абзый, абзый, без үзебезнең балаларны ничек булса да үзебез карыйбыз, үстерәбез, очырабыз. Тик менә оя гына ясый белмибез. Сез шушы балалар өчен «ипотека» оештырсагыз, без сезгә янә рәхмәтле булыр идек, дияләр төсле иде.

Кәрим шул ук көнне ике сыерчык оясы ясап куйды. Тик алдагы елның апреленә чаклы тагын өч йөз кырык көн бар иде әле. Олы яшьтәгеләр өчен бу бик озын гомер шул.