«Чаян» журналының сентябрь саныннан: мәзәкләр һәм тормышта булган хәлләр | intertat.tatar

«Чаян» журналының сентябрь саныннан: мәзәкләр һәм тормышта булган хәлләр

Дөньяда көлкеле хәлләр артканнан-арта, ә җәзасыз көлү мөмкинчелеге кимегәннән-кими.

●●●

— Минем алмагачларда күбәләк кортлары күбәйде. Мөгаен, алмасыз калырмын.

— Ә син агачка кошлар ияләштер.

— Әйбәт булыр иде дә бит, ләкин ничек?

— Машинаңны алмагач астына куй.

●●●

Адвокатлар тычканнарга караганда да эчкерсезрәк: тычканнар, каракланып, сыр

кимерсәләр, адвокатлар законнардагы тишекләр белән тукланалар.

●●●

Ресторанда.

— Кабымлыкка нәрсә китерик сезгә?

— Каймаклы уылган кишер.

— Ныгытып тамак туйдырыр өчен ни кирәк?

— Кишер котлеты.

— Эчәргә нәрсә?

— Кишер согы.

— Десертка?

— Кишер торты.

— Бай яшисез!

●●●

— Сез кайда яшәргә теләр идегез?

— Мин «кайда» түгел, ә «ничек» яшәргә теләр идем.

●●●

Телефоннан күп сөйләшүче хатынына — ире:

— Мин шаккатам, син ничек егерме минутта сөйләшеп бетердең?

— Дөрес номер җыймаганнар…

●●●

Эшкә алганда.

— Сөйләгез, сез нәрсә эшли беләсез?

— Бернәрсә дә белмим.

— Гафу итегез. Андый урында эшләүчеләребез инде бар.

●●●

Бер ханым табиб янында:

— Доктор, берәр киңәш бирмәссез микән: ирем төннәр буе йокы аралаш сөйләнеп ята.

— Сез аңа көндез сөйләргә ирек биреп карагыз.

«Чаян» почтасыннан

Юл тотрыклылыгы

Хөрмәтле редакция! Исегездә булса, бер фильм персонажы дөньяда тотрыклылык юк, дип зарлана иде. Ә менә Кукмара районының Мәмәшир авылы кешеләре бу фикер белән риза түгел. Төбәк аша узып, Киров трассасына чыга торган бердәнбер юл озак еллар буе тотрыклы хәлдә начар хәлдә булып кала. «Үрнәк» колхозы таркалганнан соң, аның бер тапкыр да ремонт

күргәне юк. Дөрес, 2015 елда күпсанлы зарлардан соң эшчеләр килеп… юлның исән

катлавын кисеп алганнар һәм аның урынына кызыл балчык салып киткәннәр. Чокыр[1]лар булмагач, зарланырга да урын юк, янәсе.

Җәен юлдан каршы машиналарны һәм җәяүлеләрне күрмәслек булып тузан күтәрелә. Язын һәм көзен үтмәслек сазлык, ә кыш көне юлдан читкә шуып төшүең дә бик мөмкин. Ләкин монда яшәүче халык өметләрен өзми һәм төрле урыннарга язудан туктамый. Бу турыда шаяртып та куйгалыйлар — сикәлтәле юлдан барган арада бөерләрдәге ташлар коелып бетә, имеш.

Р. РАМИЛЕВ

Үткәннәргә карыйк каерылып…

Равил Мостафин

«Иртә үлдең, әти…»

1990 нчы еллар.

Чаллы икмәк комбинатында эшләп йөргән чор. Шул елларда, бик җор, кызларда гына була торган Чулпан исемле егет бар иде. Шул егет беренче хезмәт хакын Чаллының ГЭС бистәсенең уртасында ук урнашкан иске зиратта «юарга» уйлый. Бер ярты, балык консервасы ала да уйлаган урынына юнәлә. Яхшы гына сыйлангач, башына килеп, җыр да сузып җибәрә.

Якыннан гына үтеп баручы милиционер, бу хәлгә аптырап, зират эченә керә. Зират җырчысы тәртип сакчысын күреп алгач, югалып калмый. Инде борынгылыгыннан иңеп, чокыраеп беткән бер кабер иңкүлеген кочаклап:

— Әй, әткәй, иртә үлдең шул, иртә үлдең! Бергә-бергә озаклап яши дә алмадык, — дип, күз яшьләрен агыза икән.

Милиционер да, бу тамашаны күреп, шаярту катыш усал тел белән:

— Тор, егет, тор! Мине күргәч кенә, моннан берничә йөз ел элек үлгән «әтиең» өчен елап ятма монда! — дип, тәмам исерүе җиткән Чулпанны зират эченнән тиешле урынга — айныткычка ук озатып куйган ди.

«Чаян» журналындагы калган язмаларны уку өчен басмага языла аласыз.