Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 18 сентябрь чыгарылышы

Ике ставкага эшлим дип зарланган укытучыларны аңламыйм. Топ-менеджер дигәннәре дистәләгән нефть компаниясенең директорлар советында утыра — зарланмыйлар бит әле!

news_top_970_100
Мәзәкләр: 18 сентябрь чыгарылышы
"Чаян" журналыннан

Хәрби училищега укырга алалар.

Укытучы:

— Икегә икене кушкач, ничә була?

— Өч!

— Дөрес түгел. Икегә икене кушкач, ничә була?

— Дүрт!

— Дөрес түгел. Икегә икене кушкач, ничә була?

— Биш!

— Дөрес түгел… Надан, әмма алга бара торган егет. Алабыз.

Икенче егет керә.

— Икегә икене кушкач, ничә була?

— Өч!

— Дөрес түгел. Икегә икене кушкач, ничә була?

— Өч!

— Дөрес түгел. Икегә икене кушкач, ничә була?

— Өч!

— Дөрес түгел. Үҗәт! Алабыз.

Өченче абитуриент керә.

— Икегә икене кушкач, ничә була?

— Дүрт, билгеле!

— Акыллы, шайтан! Урыннар калмады шул. Алмыйбыз.

***

Хатын — иренә:

— Мин авырга уздым.

— Табибка бардыңмы?

— Ә аның ни катнашы бар?

***

Тавыш тизлеге — гаҗәп әйбер. Әти-әниләр сиңа 20 яшьтә әйтә, ә шул кырыкта гына колакка килеп җитә.

***

Секретарша дус кызына зарлана:

— Директор миңа былтыр машина алып бирде, быел чәшке тун. Ә кичә кияүгә чык, диде.

— Экономияли башлаган, кабахәт!

***

— Сез кая эләгергә теләр идегез — җәннәткәме, җәһәннәмгәме?

— Әйтүе кыен. Җәннәттә климат яхшырак, билгеле, әмма җәһәннәмдә коллектив кызыклырак.

***

Доктор — авыруга:

— Сез сәламәт, бар, чыгып китегез!

Авыру чыгып китә. Бераздан дөбердәгән тавыш ишетелә. Чыгып караса — авыру үлгән.

Доктор — шәфкать туташына:

— Әйдә, чык, авыруны борып куярга кирәк.

— Нигә?

— Ул бездән чыгып киткәндә түгел, кергәндә үлгән дип уйласыннар.

***

Ир — хатынына:

— Миңа синең бу эшләпәң бөтенләй ошамый.

— Сиңа ошасын дип башыма бер ящик сыра куеп йөри алмыйм инде.

***

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Хәзерге яшьләрнең тарихны белмәве турында өлкән буын еш сөйли. Минем әти дә гел тәнкыйтьли. Трамвайда барабыз, бу шуны сөйләп килә. Мин әйтәм:

— Әти, ул әллә кайчан булган сугышлар нәрсәгә кирәк соң? Ленин, Сталин — нәрсәгә кирәк ул хәзерге яшьләргә?

Шулай дип әйтеп бетергән генә идем, кондуктор килеп басты. Яшь кенә кыз. Мин билет алдым. Әти сорый:

— Куликов сугышы ветераннарына бушлай йөрергә ярыймы?

Кыз каушап калды. Берни әйтмичә торды-торды да:

— Әйе! — диде дә китеп барды.

Ул киткәч, әти җиңүче кыяфәте белән миңа карый:

— Менә шуңа күрә ул кондуктор булып эшли дә инде!

***

Ит комбинатына җитәкчеләр килә. Технология турында сорыйлар, башкасын, күп продукция җитештергән җитәкчене мактыйлар. Аннары моңа бер кунак сорау бирә:

— Ә сосискаларны нәрсәдән ясыйлар?

— Тиредән! — ди комбинат җитәкчесе. Һәм, үзенә төбәлгән камералар барлыгын абайлап, дөресен әйтеп ялгышканын аңлый, нәрсәдер дип аклана башлый. Ә килгән кунакларга кызык.

— Ә кыйбатлы сосискаларны нәрсәдән ясыйсыз? — дип сорый бер кунак.

Директор ни әйтергә дә белми торганда, бер кунак ярдәмгә килә.

— Кыйбатлы тиредән, мөгаен. Чәшке тиресеннәндер!

***

Һинд океанында Реюньон утравы бар. Анда туристлар өчен кызыклы метеостенд куелган. Бауга таш бәйләп куелган һәм язылган:

Таш юеш икән — димәк, көн яңгырлы.

Таш коры икән — димәк, явым-төшем юк.

Таштан күләгә төшә — көн кояшлы.

Ташта ак тап бар — кар ява.

Таш селкенә — җилле.

Таш күренми — томанлы.

Таш сикеренә — җир тетри.

Таш юк — циклон.

Бу метеостендны һава торышын иң гадел күрсәткән стенд дип атыйлар.

***

Элегрәк «файдалы киңәшләр» дигән газеталар күп чыга иде. Минем бер танышым, шаяртырга теләп, киңәш язып җибәрде. «Иске герне ташламагыз. Аны түгәрәк-түгәрәк итеп киссәгез, чәйнек астына куярга яраклы әйберләр булачак». Иң кызыгы — шуны бастырып чыгардылар!

***

Бер уку йортының ректоры коллегалары янында әйткән тост. Үзем ишеттем.

«Безнең коллективта төрле кешеләр бар. Яхшы итеп эшли белүчеләр бар, алар эшли. Калганнар укытучы булып эшли — ничек эшләргә кирәклеген өйрәтә. Анысын да эшли белмәүчеләр уку процессын оештыра. Әйдәгез, шул кешеләр — уку йортының җитәкчеләре өчен!»

Минем бер дустым имтиханга шпаргалкалар язып әзерләнде. Әмма сорауга җавап бирә алмады, җитмәсә, укытучы күз алдында шпаргалкасын төшереп җибәрде. «Кулдан эшләнгән, әйбәт!» — дип бәяләде укытучы, өчле куеп чыгарды.

***

Мафиозник Аль Капонега зур суммадагы акчаларны легальләштерергә кирәк була. Шул максаттан ул бик арзанлы кер юу пунктлары ача. Урлап табылган акчаларны шул кер юу пунктларыннан кергән сумма итеп күрсәтәләр. Ә чынлап та шулаймы-юкмы икәнен ачыклап булмый, чөнки бу прачкаларга күпме кеше кергәнен һәм күпме кер калдырганын санау мөмкин дә булмый. Шушы күренеш «акчаны юу» (отмывать деньги) дигән гыйбарәне тудыра.

***

Тулай торакта бер ир үзенең трусикларын балконга элеп куя иде. Моңа әйтеп-әйтеп карадылар, юк, барыбер тыңламый. Моны беркем дә җиңә алмады.

Ике студент кыз бу проблеманы хәл итте. Болар бер төн утырып, трусикларына чигүле бизәкләр төшергән дә, кире элеп куйганнар. Бөтен тулай торак көлде ул ирдән. Имеш, чигүле чәчәкләр төшерелгән трусиклар кия, ориентациясе нинди икән… Теге ирнең кеше күз алдына трусик элү гадәтенең эзе дә калмады.

***

Алты яшьлек баланы почмакка бастырдык.

— Әни, син миңа бит дөрес җәза бирмисең!

— Нигә?

— Менә мин почмакта басып торам, синең турында начар кеше дип уйлыйм. Бу бит синең өчен әйбәт түгел!

***

«Акча эшләргә ярдәм итәбез!» дип шалтыратсалар, мин, гадәттә, «Ничә сум акча эшләп була?» - дип сорыйм. «Фәләнчә дистә мең», — диләр. «Ә телефонда утыручы кызлар күпме эшли?» — дип сорыйм. Телефонны ташлыйлар.

***

Онык әбисенә бәйләнә:

— Әби, сиңа ничә яшь?

— Күп инде, улым, күп.

— Әйт инде? Әйт инде? Беренче санын гына әйт инде?

— Биш, — ди әби, түзә алмагач.

— Икенчесен әйт.

— Дүрт.

— Ә өченчесе?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100