Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 14 август чыгарылышы

Хатыны автобус йөртүчегә “Утын алып бармыйсың бит!” дип акырганда Вәлинең йөзенә чыккан хәсрәтле елмаюның сәбәбен беркем аңламады.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 14 август чыгарылышы
Ринат Бәширов карикатурасы, "Чаян" журналы

Шәһәр. Күп катлы йортларның балконнарына чыккан ике ир кычкырып сөйләшә.

Күрше! Синең туган көнең кайчан?

Майда. Ә нигә?

Мин сиңа пәрдә сатып алып бирәм туган көнеңә. Алайса син хатыныңны ни рәвешле яратканыңны бөтен өй белән карап торабыз.

Ярар. Ә синең туган көнең кайчан?

Июньдә. Ә нигә?

Мин сиңа бинокль бүләк итәм.

Нигә?

Минем кемнең хатынын яратканны син күрсен өчен.

*** 

Кыз таң алдыннан гына кайтып керә. Әнисенә:

Тагын бөтен больницаларга шалтыратып бетердеңме?

Бетердем!

Моргларга да шалтыратып чыктыңмы?

Чыктым.

Ә нигә миңа шалтыратмадың?

 ***

Ир өенә кайтып кереп, хатынын сөяркәсе белән тота. Тавыш чыгармыйча гына:

Бер-берегезгә якын килеп утырыгыз әле, мин сезне фотога төшерәм.

Нәрсәгә?

Кабер ташына.

 ***

Ир белән хатын чик аша чыгалар.

Чик сакчысы:

Үзегез белән кадерле әйберләр бармы?

Ә нәрсә ул кадерле әйбер?

Мәсәлән, алтын.

100 килограмм алтынны алып чыгарга ярыймы?

Юк!

Ир хатынына борыла:

Ишеттеңме, алтыным? Сиңа калырга туры киләчәк.

 ***

Бала — әтисенә:

Әти, нигә 1 сентябрьдә укытучыларга чәчәк бүләк итәбез?

Алар эшне бәйрәм дип кабул итсен өчен.

*** 

Хатын — сөяркәсенә:

Ирем кайта! Бар, шкафка кач!

Ничек? Мин бит анда буылып үләм!

Бар, бар, тизрәк! Әле беркемнең дә буылып үлгәне булмады.

 ***

Кодагый, минем улым өйләнә бит әле.

Әә, әйбәт булган, килен әйбәтме соң?

Юк, убырлы карчык! Малай өрмәгән җиргә дә утыртмый.

Эт кебек ябышамы?

 ***

Директор хезмәткәрне сүгә:

Мин ничә керсәм дә, син йоклап утырасың. Сәбәбен аңлата аласыңмы?

Сезнең ботинкагызның табаны йомшак — тавыш чыгармый.

 ***

Төрмәдә.

Сине ник утырттылар?

Ришвәт биргән идем.

Нигә ришвәт бирдең? Бушлай да утыртырлар иде әле.

 ***

Ир ауга чыгып китә. Акырып кайтып керә:

Хатын, «Кызыл китап» китер!

Хатыны, өне алынып, китапханәгә чыгып чаба. Йөгереп «Кызыл китап» алып кайта.

Ир, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, китапны актарып чыга.

Уф, тынычландым. Аллага шөкер, урманчы «Кызыл китап»ка кертелмәгән икән.

 ***

Вәли уролог янына килә. Уролог:

Соңгы тапкыр кайчан җенси мөнәсәбәткә кердегез?

Вәли хатынына шалтырата:

Галия, без кайчан соңгы тапкыр яратыштык әле?

Хатыны:

Ә кем әле бу?

 ***

Бер бик яхшы кыз булган. Аннары ул хатын-кызлар эшли торган коллективка килеп эләккән дә бозылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100