Мәзәкләр: 11 июль чыгарылышы

Дума депутатларының хезмәт хакы тагын артты. Соңгы ел ярым эчендә бу инде өченче шундый очрак. Бу гаҗәеп күренешнең сәбәбен депутатлар аңлата алмады.

Өч түрә самолетта оча. Берсе:

Мин хәзер 5 мең ыргытам да, бер кешене бәхетле итәм.

Ә мин хәзер 5 бер меңлек атам да, биш кешене бәхетле итәм.

Ә мин 50 йөз сумлыкны атам да, 50 кешене бәхетле итәм!

Очучы:

Ә мин хәзер өчегезне дә төртеп төшерәм дә, бөтен ил шатланачак.

 

Сәламәтлек саклау министрлыгы редакцияләгәннән соң, Гиппократ анты «Страховой полис булган очракта…» дигән сүзләр белән башлана һәм «үз бахиллаң белән киләсе» дигән сүзләр белән тәмамлана.

 

Ярдәм сорап килгән сайлаучыга 10 сум биргәннән соң рәхмәт урынына ямьсез сүгенү сүзләре ишеткән Дума депутаты илдә барысы да әйбәт түгел икәнен аңлый башлады.

 

Галия кияргә киеме юклыгы турында бик озак зарланган иде. Тик менә юарга алынгач, күлмәкләрнең күп булуына зарлана башлады.

 

Бабай, сиңа карасы ошыймы, агымы?

Мин расист түгел. Гомумән, Америкада афроамериканецларга караш безнең илдәгегә караганда бик нык аерыла. Мин үзем болай дип уйлыйм…

Бабай, телевизор карама бүтән! Кара ипи кисимме, ак ипиме дип сорыйм!

 

Доктор, минем анализлар ничек соң?

Белмим, минем аларны тәмләп караганым юк.

 

Хөкүмәт биш балалы гаиләләргә 1 миллион сум бирергә дип карар чыгара. Ир канатланып өенә шалтырата:

Безгә дә акча бирәчәкләр!

Безгә ничек бирсеннәр? Безнең бит дүрт кенә балабыз бар.

Хатын, син мине кичерерсең инде, әмма минем читтә дә бер балам үсә. Мин аны алып кайтам.

Кич ир бер кызны җитәкләп өенә кайта. Кайтса — өйдә бер бала да юк.

Балалар кайда?

Аларның әтиләренә дә миллион кирәк — дүртесенең дә атасы килеп, алып китте.

 

Иң начар саннар бәхәсләшә.

13: Мин иң начары. Миннән куркалар.

666: Мин сирәк очрыйм, әмма миннән бөтен илләрдә дә куркалар.

2020: Исәнмесез…

 

Паркларга килеп, эскәмияләрдә ашап утырган кешеләргә ачуланмагыз. Үткән тормышларында алар күгәрченнәр булганнар.

 

Инде ишекләр ябылганда гына электричкага кулларына матур трусик тоткан кыз йөгереп керә. Калган хатын-кызлар, кызыгып:

Кайда бирәләр?

Мин үзем бирдем, кияргә генә өлгермәдем.

 

Хатын-кызны ир-ат сәхнәдә пычкы белән кисә икән — бу фокус дип атала.

Хатын-кыз ир-атны пычкы белән кисә икән — бу тормыш дип атала.

 

Битлек кимәсәң, мин сине карамыйм.

Сез дөрестән дә гинекологмы соң?

 

Гафу итегез, сезне борчырга мөмкинме?

Әйе, тыңлыйм, ни йомыш?

Йомышым юк, борчыйсым гына килгән иде.

 

Таҗикстанда өченче бала туса, бер капчык цемент бирәләр икән. Әмма аны балаларга белем бирү максатында гына кулланырга ярый.

 

Тормыш кагыйдәсе: хатын-кыз ямьсезрәк булган саен башы азрак авырта.

 

Әгәр син берәр кызга ошамасаң, ул егете булмаса да бар дип әйтә. Әгәр ошасаң, егете булса да юк дип әйтә.

 

Әкәмәт инде бу кеше дигәнең — эштән гел өенә кайтмакчы була, ә өендә эшсез тора алмый.

 

Өч бала карап хәлдән тайган хатынның телефоны шалтырый. Хатын телефонын җилкәсенә генә кыстырып сөйләшә башлый.

Кызым, бу авылдан әбиең иде әле, нихәлләр?

Ардым! Баш авырта, аяклар сызлый, өй җыештырылмаган, ашарга пешерелмәгән, балалар елый, үләм мин хәзер!

Бер дә борчылма, кызым, минем менә оныгыма булышыйм әле дип шәһәргә килеп ятышым. Мин килүгә йоклап алырсың, мин ашарга пешерәм үзем, оныкларымны алып урамда уйнап керербез, алар белән кергәч, син саф һава сулап кайтырсың, мин оныкларым белән өйне җыештырырмын.

Ай рәхмәт, әби, кайчан киләсең соң син?

Килеп җитеп барам инде, ирең Зигмундны да күргән юк.

Нинди Зигмунд?

Ник, балам, синең ирең Зигмунд исемле түгелмени?

Юк, ул Вәли исемле.

Менәтерәк, кызым, — ди әби. — Әй, мин бит ялгыш номер җыйганмын алайса. Ялгыш шалтыратканмын, балам, кичерә күр берүк!

Ходаем, сез килмисезмени минем янга алайса хәзер?