Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 10 август чыгарылышы

Кыз матур булса, өч куянны бергә үтерә: үзен шатландыра, ир-егетләрне сокландыра һәм башка хатын-кызларның ачуын чыгара.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 10 август чыгарылышы
Ринат Абзалов рәсеме, «Чаян» журналы

1000 евро хезмәт хакы алып эшләгән галстуклы түрә хезмәт хакы 1000 сумга артачак һәм шәп яшәп китәбез дип сөйли башлагач, галстугын тарттырып бәйләп куясы килә.

 ***

Ир-атның бәбәй туенда сөйләгәннәреннән:

Бүген көндез бабайга әйләнүе куркыныч түгел ул! Менә кайткач әби белән йоклавы куркыта.

 ***

Ни өчен диетологлар һаман саен кешеләргә генә төнлә ашамаска куша икән? Озынборыннарга да төнлә ашауның зыянын аңлатсыннар иде алар.

 ***

Ул төнлә шундый итеп борыны белән сызгыра иде, хәтта озынборыннар да аны, үзләренең берсе дип уйлап, тими китәләр иде.

*** 

Әгәр ир кеше төнгә каршы кырына икән, димәк, ул нәрсәгәдер өметләнә.

Әгәр хатын-кыз төнгә каршы макияж ясый икән, димәк, ирнең өметләре акланмаган дигән сүз.

 ***

Ир-атлар колагына:

Әгәр төнлә сине бер генә тапкыр булса да хайван дип атамаганнар икән, иртән синең турында сарык дип уйлаячаклар.

 ***

«Плейбой» өйләнгән ирләр өчен махсус журнал чыгара башлый. Журналның тышлыгында ай саен бер үк хатын-кызның фотосы булачак.

 ***

Укырга китүче улына әтисе акыл сата:

Улым, укуыңны да уйла, тулай торакта кызлар белән күңел ачып кына ятма!

Әти, син нәрсә инде, ничек инде шулай була.

Ничек шулай була икәнен мин инде сиңа кичә сөйләдем, әмма син барыбер алай эшләмә.

 ***. 

Машина артыннан өреп чапкан этләр - вафат булган юл хәрәкәте инспекторларының җаннары түгел микән?

 *** 

Золушка — принцка:

Туфли миңа тап-таман. Кайчан туй итәбез?

Туфли киеп карау полуфинал иде. Хәзер дүртенче үлчәмле бюстгалтер киеп карыйбыз.

*** 

Вәли шулкадәр толерант кеше иде, хөкүмәтне, директорын, «зәңгәрләр»не бер үк сүз белән атый иде.

 ***

Бер туташ ханымга әйләнде. Әле көндез генә әдәбият дәресендә сочинение язганда укытучы буласым килә дип язган иде, югыйсә.

 ***

Бер ир ир-ат табиб янына килә:

Доктор, миңа булышыгыз әле, минем берни дә барып чыкмый.

Доктор, як-ягына карана да, куркып:

Ә сез монда кем белән җенси мөнәсәбәткә керергә җыенган идегез соң?

*** 

Бер хатын табиб янына килә:

Доктор, минем иремә булышыгыз әле. Ул элек үгез кебек иде! Шулай ук итә алмыйсызмы?

Әлбәттә, чишенегез.

Нигә?

Әгәр үгез булуын телисез икән, мөгезләрдән башларга кирәк.

 ***

Докторның балалары әтиләре табиб булып кына түгел, аракы заводында һәм кондитер фабрикасында да эшли дип уйлый.

*** 

Кәккүк кычкырганын санагач, Вәли Пенсия фондына акча күчерүдән туктады.

 ***

Сез инде биш ел буе ашамый-эчми яшисез, сез, мөгаен, Тибет монахлары янында укып кайткансыздыр?

Юк, мин ипотека алдым.

*** 

Банкта кредит бирүче хезмәткәр стоматологка бара.

Минем бер тешем сызлый, алсагыз иде.

Яхшы! — стоматолог моның өч тешен тартып чыгара.

Сез акылдан яздыгызмы? Мин бит бер генә тешне алуны сорадым!!!

Сезнең банктан кредитка машина алганда мин дә бер генә машина алам дип уйлаган идем. Ә нәтиҗәдә өч машиналык акчамны түләдем.

 ***

Туйдан соң ир әбисе һәм хатыны белән табын артында утыра. Ир:

Үземнең һәм хатынымның хезмәт хакы минем кулда була!

Хатын:

Юк!

Ир өстәлгә суга:

Өйдә ир кеше хуҗа! Өйдәге бөтен эшне әби эшли!

Әбисе:

Юк!

Ир өстәлгә суга:

Өйдә ир кеше хуҗа! Аннары мин бер көн хатын белән, бер көн әби белән йоклыйм!

Хатыны:

Юк!

Әбисе:

Кызым, ишеттеңме, өйдә ир кеше хуҗа ди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100