Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 10 июль чыгарылышы

Хезмәт хакына да яшәргә була. Соңгы 28 көне генә кыенрак.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 10 июль чыгарылышы
«Чаян» журналы карикатурасы

Вертолетка ни өчен зур пропеллер куялар?

Очучы тирләмәсен өчен.

Кит! Булмас!

Әйе. Бервакыт вертолетта очабыз, пропеллеры әйләнми башлады. Син күрсәң — очучы шабыр тиргә батты.

 

Доктор, балага узмас өчен йөз процент гарантия биргән позалар бармы?

Ир диванда ята, хатын-кыз кухняда бәрәңге әрчи.

 

 ВУЗ доценты җимерек кыяфәт белән йөри. Коллегасы:

Ни булды?

Хатын белән талаштым.

Ничек итеп?

Секстан соң «ярар, зачеткаңны китер» дигән идем.

 

Вәлинең кечкенәдән грамотасы начар иде. Шуңа да ул булка сүзендә биш хата җибәреп, кибеткә баргач, булка урынына аракы алып кайтты.

 

Туйда шаһит кызның тосты:

Мин кияүне белмим, шуңа күрә кәләшне котлый алмыйм. Әмма мин кәләшне яхшы беләм, шуңа күрә кияүне дә котлый алмыйм.

 

Укытучы балалардан сорый:

Балалар, нигә камбала балыгы шундый ябык?

Вәли кулын күтәрә:

Чөнки ул кит белән йоклаган!

Укытучы аны ачуланып куып чыгара. Вәли, коридорга чыккач, ишек янында шыпырт кына тыңлап тора. Укытучы чираттагы соравын бирә:

Балалар, ә ни өчен кысланың күзләре акайган?

Бер бала да җавап бирә алмый. Вәлинең сабырлыгы бетә дә, ишекне ачып кычкыра:

Чөнки ул китның камбала белән йоклаганын күргән!

 

Бер ирнең хатыны роддомга китә. Ир аннан хәбәр көтеп утыра. Берзаман телефоны шалтырый, иргә хатынының өч бала табуын хәбәр итәләр. Ир салып ала да, песиенә зарлана башлый:

Күз алдыңа китерәсеңме? Хатын өч бала тапкан!

Песие:

Ярар, борчылма, танышларыңа өләшеп бетерерсең әле.

 

Бер ир гөмбәгә китә дә урманда адаша. Акырып йөри, йөри, арып бетә. Тагын бер акыргач, җилкәсенә кагалар. Борылып караса — аю.

Нәрсәгә акырасың?

Адаштым…

Шуннан? Нәрсәгә акырасың дим.

Бәлки берәрсе ишетер дип…

Мин ишеттем. Рәхәтрәк булып киттеме соң?

 

Минем тормышым бик күңелсез. Гел бертөрле көннәр, бернинди шатлыклы вакыйга юк.

Рәхим итеп, виски йотып куегыз әле. Менә сезгә текила, лимон, лайм. Мартинидан авыз итеп карагыз.

Рәхмәт. Сез яхшы психолог. Сезнең тренинглар миңа һәрвакыт булыша. Мин әле сезгә тагын килермен.

 

Коронавирус дин кебек — берәүләр аңа ышана, икенчеләре ышанмый, өченчеләре ышанганнарга битлек, перчатка, антисептиклар сатып, ышанмаганнарга штраф язып, акча эшли.

 

Хөкүмәт бәяләр күтәрелүгә бернинди нигез юк дип белдерде. Шул сәбәпле, бәяләр бер нигезсез күтәрелде.

 

Хатын белән талашта җиңүнең иң җайлы ысулы — үлгәнгә сабышу.

 

Эштә бик озак утырыш баргач, өлкән яшьтәге бер ханым кайтып китәргә рөхсәт сорый.

Минем өйдә балаларым ялгыз, аларны карарга кирәк.

Аның артыннан ук яшь кенә кыз да кайтарып җибәрүне сорый.

Ә син кая? Синең бит балаларың юк.

Юк анысы, әмма көн саен шулай ярты төнгә кадәр утырыш була башласа, минем балаларым мәңге булмаячак та.

 

Сәүдәгәр, банкир, депутат гөмбәгә баралар да урманда адашалар. Озак адашып йөргәч, бер бәләкәй авылдагы фермер өенә килеп чыгалар.

Минем өйдә урын ике генә кешелек, берегезгә абзарда җәям, — ди фермер. Жирәбә салалар, абзарда банкир ятарга тиеш була. Бераздан ул ишек шакый:

Искә чыдарлык түгел, мин бераз яттым инде, башка кеше ятсын!

Сәүдәгәр абзарга чыгып ята. Бераздан ул да ишек шакый:

Сыер мөгри, сарыклар бакыра, казлар тавышлана, ә искә чыдарлык түгел!

Абзарга депутат чыгып китә. Бераздан ишек шакыйлар. Фермер барып ишекне ачса — абзардагы бөтен хайваннар тезелешеп тора:

Хуҗа, өйгә керт, анда депутат!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100