Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 9 август чыгарылышы

Пандемия вакытында мәктәптәге иң яхшы укытучының хезмәт укытучысы икәнен аңладык: балаларга бүлмәне җыештырырга, идәнне юарга, ашарга пешерергә кушты һәм нәтиҗәләрне фотога төшереп җибәргәннән соң гына билге куйды.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 9 август чыгарылышы
Александр Космылин, "Чаян" журналыннан

Өч югары чиндагы офицер очраша. Берсе — җәяүле гаскәрләрнеке, берсе — хәрби-диңгез флотыннан, өченчесе — һава флотыннан. Кайсы төр гаскәрләрдә чынлап та батыр солдатлар бар дип бәхәсләшәләр.

Җәяүле гаскәрләр генералы солдатка танк каршына чыгып басарга куша.

Есть! — ди солдат һәм танк каршына баса, танк аның өстеннән чыгып китә…

Әйе, батыр солдат! — диешә калганнар.

Хәрби-диңгез флоты адмиралы диңгезчегә якорьны тотып калырга куша. Тегесе якорьга ябыша да, аның белән бергә төпкә китә.

Батыр бу моряк! — диешә калганнары.

Һава флоты генералы да, калышмаска теләп, бер очучыга һавада очып барган самолетны җиргә өстерәп төшерергә куша.

Ычкындың мәллә, дурак? — ди очучы.

Менә бу иң батыры! — ди генераллар.

***

Бер ир бәдрәфтә утыра. Хатыны, моны күрмичә, утны сүндерә. Бәдрәфтән «аааауа, аныңны, денеңне» дигән тавышлар ишетелә.

Хатыны:

Нәрсәгә шулкадәр акырасың? Котымны алдың!

Ярый да синең котың гына алынган! Мин күзләрем шартлап ярылды дип уйладым.

***

Әби автобуста йөткерә. Пионер:

Исән булыгыз!

Мин бит төчкермәдем, улым, йөткердем.

Миңа димәгәе, ник тыгылып катмыйсың, пионерлар итәгатьле булырга тиеш!

***

Профессор мединститут студентларын моргка алып бара.

Иптәш студентлар! Сез — булачак табиблар, шуны белергә тиешсез: табиб җирәнергә тиеш түгел!

Профессор мәетнең авызына бармагын тыга да, тартып чыгарып ялый.

Студентлар җирәнәләр, әмма нишләсеннәр — кабатларга туры килә.

Профессор:

Студентлар, сез барыгыз да молодцы! Сез җирәнмисез! Әмма табиб игътибарлы да булырга тиеш! Мин бер бармагымны тыктым, икенчесен яладым.

***

Татар эстрадасы тамашачылары күптән инде үзләре җырламый, фонограмма гына яңгырата. Кайчан сәхнәгә чыгудан туктап, үзләре урынына фанерадан ясалган макетларын чыгара башларлар икән дип көтәм.

***

Танылган җырчы янына ике ир килә, үзләрен интервью алырга килгән журналист дип таныштыралар.

Сез үзегезне танылган дисез, ә залыгыз яртылаш буш!

Ничек буш! Минем бер генә концертымның да буш булганы юк!

Җырчы тиз генә смс яза — буш урыннарга бушлай тамашачыларны кертеп утыртырга куша. Интервью дәвам итә.

Ә сезнең дискларыгыз инде бөтенләй сатылмый икән?

Ничек сатылмасын! Мин дисклары иң күп сатыла торган җырчы! Минем дискларым чат саен сатыла… Менә бер ел эчендә генә дә фәләнчә мең сатылды! Менә ышанмасагыз, документлары. Сез нинди тамашачы буласыз соң, шуны да белмисез икән.

Теге ирләр битлекләрен сала:

Без тамашачылар түгел инде… Мин салым инспекциясеннән, ә ул — авторлык хокуклары җәмгыятеннән, Зөфәр Хәйретдинов була.

***

Безнең ил белән горурланырга форсат чыгып кына тора. Мәдәният министры Көнбатышта матур җырчылар юк, диде. Аннары Юрий Лоза чит ил җырчылары җырлый белми, диде. Борис Моисеевның да алардан калышасы килми — чын зәңгәрләр безнең илдә генә, ди.

***

Ир хатынын түшәктә бүрәнә кебек ятуда гаепли, игәүли-игәүли… Ул командировкага киткәч, хатыны моңа яза:

Кадерлем, сөенче! Мин секс курсларына язылдым, 20 яшьлек егет минем тренерым, практик дәресләрдә түшәктә ут булырга өйрәтә!

Ир, коты алынып:

Нигә язылдың ул курсларга?!

Ярар, борчылма ул кадәр кадерлем, мин түләмим курслар өчен, миңа түлиләр!

***

Әгәр үзеңне кирәксез итеп хис итсәң, «Спанч Бобе» мульфильмын кара — анда пляждагы коткаручы суда баткан балыкларны коткара.

***

Хатыны өенә кайткач, сумкасын актара да, нәрсәнедер алып иренә суза:

Карале, нинди генә кешеләр юк дөньяда. Кайтып бара идем, куаклар арасыннан бер ир килеп чыкты да шушы хәерче сәгать өчен үзе белән йокларга куша!

***

Әгәр көнне кире якка таба әйләндереп карасаң, тәмле итеп ашаганнан соң рәхәтләнеп йокыга киткәнеңне күрергә була.

***

Бомж «Лада» автомобиле яныннан узып бара.

Кешеләргә каян акча килә ул, ә? Мин көн буе шешә җыям, ашарга да җитми…

«Лада» йөртүчесе «Мерседес» яныннан бара:

Кешеләргә каян акча килә ул, ә? Мин көн буе эшлим, кайткач әле бакчада эшереләм. Гаиләне ашатырга көчкә җитә.

«Мерседес» йөртүчесе вертолет яныннан бара.

Кешеләргә каян акча килә ул, ә? Мин инде өченче ресторанны алдым, ә моны алып булмый!

Вертолеттагы түрә шәһәр өстеннән оча, үзе уйлый:

Минем фикеремчә, бу законнар кабул ителгәч, бөтен кеше дә җәяү генә йөрергә тиеш, мин генә машинада калырга тиеш идем. Ә алар бөтенесе дә машинада йөри. Кешеләргә каян акча килә ул, ә?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100