Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: 9 июль чыгарылышы

СССР заманында безне алдаганнар. Капитализм ул заманда сөйләнгәнгә караганда күпкә начаррак булып чыкты.

news_top_970_100
Мәзәкләр: 9 июль чыгарылышы
"Чаян" журналынннан

Мәскәүдән кайткан оныгы сыерны ике минут эчендә савып биргәч, әбисе кызының «укытучы булып эшлим» дигән сүзләренә шикләнеп карый башлады.

 

 Хезмәт яратуның җае бик гади. Иртән торгач, «Форбс» журналын укыйсың. Исемеңне тапмыйсың икән — марш эшкә!

 

Кибеттә.

Миңа бик матур тышлыклы, әмма арзан кәнфитләр бирегез әле.

Кем өчен?

Докторга.

Рәхмәт әйтергә телисезме, үч алыргамы?

 

Мин сезне хатын-кыз буларак кызыксындырмыйммыни?

Юк.

Ничек алай?

Мин стоматолог, гинеколог каршы бүлмәдә утыра.

 

Паркта Вәли әнисе белән йөри. Шунда шәрран ярып кычкырып җибәрә:

Әни! Минем сиясем килә!

Шыпырт, кеше алдында алай әйтергә ярамый!

Ә ничек әйтергә?

Сызгырасым килә диген.

Вәлине агач артына алып кереп, йомышын йомышлатып чыгаралар. Кайталар. Вәли кысталып уяна. Әти-әнисе йоклаган бүлмәгә кереп, әтисен уята:

Әти, әти, минем сызгырасы килә!

Әтисе аңламый.

Улым, нишлисең?! Төнге өч!

Минем бик тә сызгырасым килә.

Вәли, әниең йоклый, әбиең йоклый. Бөтен кеше дә йоклый. Иртәгә торгач бергә сызгырырбыз.

Вәли, таптана, еларга җитешеп:

Минем сызгырасы килә!

Әтисе икенче якка борылып ята:

Ярар, алайса, шыпырт кына, колакка гына сызгыр.

 

Төнге өчтә ишек шакыйлар. Ир:

Кемнәр анда?

Караклар.

Нәрсә кирәк?

Йөз килограмм алтын!

Йөз дә биш килограмм булса, ярамыймы?

Ярый.

Ир — хатынына:

Галия, синең яныңа килгәннәр, бар, чык.

 

Балалар бакчасында балалар сөйләшә.

Вәли:

Галия, син кайнар кызмы?

Нинди була ул кайнар кыз?

Менә мин телевизор карадым, анда бер егет бер кызга «син кайнар кыз» ди. Син кайнар кызмы?

Алайса, мин дә кайнар кыз. Горшоктан торып киттем, ә аннан пар чыгып тора иде.

 

Шәһәрдән кайткан кыз авылдагы яшьтәшләренә:

Фу, сездә интернет та юк! Вконтакте түгел, хәтта Одноклассники да юк.

Аның каравы бездә печәнлек бар, шунда одноклассники белән контакт бар.

 

Файдалы киңәш:

Әгәр төнлә караклар ишек ватып керә башласалар, ишекне эчке яктан вата башлагыз. Караклар куркып качачак.

 

Бер гаиләдә 10 бала булган, ә төнге чүлмәкләре берәү генә икән. Чечетка биюе шулай барлыкка килгән.

 

Кыз белән егет бии.

Мин үземне җәннәттәге кебек хис итәм!

Ә мин үземне автобустагы кебек. 

 

Психиатр янына депутат килә.

Доктор, мине бөтен дөнья күралмый.

Юк, сезне бөтен дөнья күралмый дигән белән мин килешә алмыйм.

Менә шулай, мине бөтен дөнья күралмый инде.

Юк-юк. Бөтен ил күралмый дигән белән килешәм, әмма бөтен дөнья сезне белми. 

 

Кадерлем, мин үземне сиңа бүләк итәм.

Чиновникларга андый кыйбатлы бүләкләр алырга ярамый.

 

Миллиард урлаган өчен чиновникны кулга алалар. Суд алдыннан ул адвокатка ун миллион бирә:

Шартлы рәвештә генә хөкем итсеннәр.

Суд уза, чиновникны шартлы рәвештә хөкем итәләр. Судтан соң ул адвокаттан сорый:

Ничек, читен булдымы соң мине алып калу?

Бик читен булды! Судьяның сине гаепсез дип табып, залдан чыгарып җибәрәсе килгән иде. Шартлы срок сорый дип көчкә ышандырдым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100